Фәридә Танташева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәридә Танташева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәридә Танташева
Танташева Фәридә Рәхим кызы.jpg
Туган 4 сентябрь 1936(1936-09-04)
Бохара, Үзбәкстан ССР, СССР
Үлгән 8 июль 2012(2012-07-08) (75 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Галиев урамы[d][1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре нәмзәте[d]

Фәридә Рәхим кызы Танташева (1936 елның 4 сентябре, Бохара, ҮзССР - 8 июль 2012, Казан, Россия) - Россия галиме, Казан (Идел буе) федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының органик химия кафедрасы доценты[2][3][4].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танташева Фәридә Рәхим кызы 1936 елның 4 сентябрендә Бохара шәһәрендә, укытучылар гаиләсендә туа. 1954 елда Бохара шәһәренең 7 нче урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының химия факультетына укырга керә, 1959 елда яхшы билгеләргә тәмамлый.

1959 елда КДУның органик химия кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә. 1968 елда «Исследования в ряду непредельных сульфонов и сульфоксидов» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Фәнни җитәкчесе - Е.Г. Катаев. 1962 елдан Казан дәүләт университетында ассистент, 1978 елдан — өлкән укытучы, 1991 елдан 1997 елга кадәр органик химия кафедрасы доценты булып эшли[2][3][4].

Укыту эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан дәүләт университетында эшләү дәверендә студентлар төркемнәре белән кураторлык итә, химия факультеты студентларының курс һәм диплом эшләре белән җитәкчелек итә. Күп еллар дәвамында КДУда химия буенча рус һәм татар телләрендәге имтиханнарны даими рәвештә кабул итүдә катнаша. Алга таба КДУның кабул итү комиссиясе рәисе урынбасары, аннары җаваплы сәркатибе булып эшли (1975-1979).

Озак вакытлар КДУ органик химия кафедрасы профессоры була[2][3][4].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елдан 1971 елга кадәр район эшчеләр Советының өч (X, XI һәм XII) чакырылыш депутаты итеп сайлана. 1972 елда СССР һөнәр берлекләренең XV съездында делегат итеп сайлана, анда СССР Һөнәр берлекләренең Бөтенсоюз Үзәк Советы әгъзасы итеп сайлана. Алдагы биш ел дәвамында (1972-1977) Бөтенсоюз дәрәҗәсендә эшли. 1977 елда СССР Һөнәр берлекләренең XVI съездына делегат итеп сайлана[2][3][4] .

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елда бертуктаусыз сульфоннар һәм сульфоксидлар синтезы буенча эшләр циклы өчен Д. И. Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең дипломы белән бүләкләнә.

1970 елда хуҗалык һәм мәдәни төзелештә актив катнашканы өчен һәм ТАССРның 50 еллыгы уңаеннан ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә һәм Казан шәһәренең Мактау тактасына урнаштырыла.

1988 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә[2][3][4].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Бердников Евгений Александрович, аларның бер кызы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жители.инфо сайты
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Казанский (Приволжский) федеральный университет (2006). Ученые записки Казанского университета. Естественные науки. Том 148. Книга 3.. 2011-10-16 тикшерелде.Калып:Недоступная ссылка
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Казанский (Приволжский) федеральный университет {{{башлык}}} // Ученые записки Казанского университета. Естественные науки : журнал. — Т. 154. — № 3. — С. 248-251. — ISSN 1815-6169.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 "Вульфсон Г. Н."Казанский университет (1804—2004): Биобиблиографический словарь. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2004. — 768 с. — ISBN 5-7464-0605-8

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]