Фәрит Габделганиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Габделганиев latin yazuında])
Фәрит Габделганиев
Туган 13 март 1976(1976-03-13) (47 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты һәм «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе[d]

Фәрит Солтан улы Габделганиев (1976 елның 13 марты, Казан, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе, Универсиада авылы мэры (2009—2015), Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры (2015—2018), Татарстан Республикасы икътисад министры (2018).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрит Габделганиев 1976 елның 13 мартында Казанда туа. Экологик лицейны алтын медаль белән тәмамлаганнан соң, Казан химия технология институтының полимерлар факультетына укырга керә[1]. Анда бер ел укый, шуннан соң 1994 елда Казан финанс-икътисад институтына күчерелә. 1998 елда «икътисад» белгечлеге буенча институтны тәмамлый.

2001 елдан Казан шәһәре администрациясенең «Хокук тәртибе» шәһәр фонды башкарма директоры. 2006 елда Казан шәһәре Башкарма комитеты Икътисадый үсеш комитетының стратегик планлаштыру һәм территорияләр үсеше бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. Габделганиев Казанны төбәкара һәм халыкара күргәзмәләрдә һәм форумнарда тәкъдир итү өчен җавап биргән, шулай ук «Казан Россиянең өченче башкаласы» брендын эшләүчеләрнең берсе була[2].

2009 елда «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе» генераль директоры урынбасары һәм Универсиада Авылы мэры итеп билгеләнә.

2009 елда «Регионның торак-коммуналь комплексының оештыру-икътисади үсеше белән идарә итү: Татарстан Республикасы мисалында» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[3][4]. 2015 елда «эшлекле идарә остасы» белгечлеге буенча Мәскәүнең «СКОЛКОВО» идарә мәктәбен тәмамлый.

2015 елда Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклар министры итеп билгеләнә. 2018 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасы икътисад министры. 2020 елның 21 февралендә Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнә[5]. 2020 елның 11 мартыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе[6].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]