Фәрит Галимов (радиофизик)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Галимов (радиофизик) latin yazuında])
Фәрит Галимов
Туган телдә исем Фәрит Мисбах улы Галимов
Туган 8 гыйнвар 1962(1962-01-08) (62 яшь)
ТАССР Азнакай районы Мачаклыбаш авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим-радиофизик
Балалар уллары
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Фәрит Галимов, Фәрит Мисбах улы Галимов, рус. Галимов Фарид Мисбахович (08.01.1962) — галим, техник фәннәр докторы (2001), профессор (2001), А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты кафедра мөдире.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елның 8 гыйнварында ТАССР Азнакай районы Мачаклыбаш авылында туган. Азнакай шәһәрендә 1 нче санлы мәктәпне (1979), «радиофизик-электрончы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының физика факультетын (1987) тәмамлаган. Казан химия-технология институтының «Җылылык техникасының теоретик нигезләре» кафедрасында «Табигый конвекция шартларында реактив ягулык кайнаганда җылылык бүленеп чыгу» (рус. Теплоотдача при кипении реактивных топлив в условиях естественной конвекции) темасына техник фәннәр кандидатлыгына (җитәкчесе проф. А.Г. Усманов, 1991), Казан дәүләт технология университетының «Конструкцияле җисемнәр технологиясе» кафедрасында «Көч һәм энергетика кулланулы корылмаларда күмерсулы ягулыкның салкынлык ресурсларын тормышка ашыру» (рус. Реализация хладоресурса углеводородных топлив в силовых и энергетических установках) темасына докторлык (2001) диссертацияләре яклаган.

1980-1982 елларда ССРБ кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1979-1980 «Азнакайнефть» нефть-газ табу идарәсендә бу һәм су белән тәэмин итү цехында эшли.
  • 1987 Казан моторлар төзү берләшмәсендә инженер-электрончы, бер үк вакытта Казан шәһәренең 15 нче санлы һөнәри-техник укуханәсендә педагог хезмәтендә.
  • 1988 ССРБ ФА КФ Казан физика-техник институтында сәнәгати энергетика төркемендә (соңыннан РФ ФА Казан Фәнни Үзәге энергетика мәсьәләләре бүлеге) гыйльми эштә.
  • 1989-1997 «Иделтрансгаз» сәнәгать берлегенә керүче «Востокстройтрансгаз» төзү-монтажлау идарәсендә (1991 елдан «Востокстройтрансгаз» ААҖ) җитештерүне әзерләү бүлегендә баш эретеп ябыштыручы, әйдәүче инженер, 1994 елдан ААҖ генераль директорының фәнни-техник эшчәнлек буенча урынбасары.
  • 1997-2002 Казан дәүләт технология университетында өлкән укытучы, 1999 елдан «Конструкцияле җисемнәр технологиясе» кафедрасы доценты, 2001 елдан профессор.
  • 2002 елдан А.И. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында, «Стандартлаштыру, сертификатлау һәм технология менеджменты» (ССТМ) кафедрасы профессоры. 2007 елдан кафедра мөдире.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

150 фәнни хезмәте нәшер ителгән, шул исәптән 13 монография, 4 уку ярдәмлеге. Уйлап табу буенча 4, файдалы модель буенча 15 патенты бар. 2 фәннәр кандидаты әзерләгән.

Россия (РФ хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясе), Исраил, Төркиянең әйдәүче гыйльми үзәкләрендә белемен арттыра. Авиация мотор төзелеше институтының (Мәскәү) химмотология бүлеге, К.Э. Циолковский исемендәге РГТУ-МАТИның (Мәскәү) стандартлаштыру һәм машина белеме кафедрасы белән бергәләп, гыйльми эзләнүләр алып бара.

Хезмәтләре сыек, газсыман һәм суспензияле ягулыкларның яну сыйфатларына һәм файдалану күрсәткечләренә, җылылык физикасына һәм термодинамик үзенчәлекләренә карый. Фаза әверелеше шартларында җылы бирүчәнлек коэффициентының басымга, җылылык ташкыны һәм реактив ягулыкларның маркасы үзгәрүгә бәйлелеген хисаплап чыгара. Углеводород ягулыкларын җылытканда утырым булдырмау һәм аны бетерү буенча тәкъдимнәр эшли, бу исә энергия җайланмаларының ресурсын 10 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. Углеводородлы ягулыкларның физик-химик һәм файдалану үзлекләрен исәпләүнең инженерлык ысулларын тәкъдим итә[1].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыклары мактау грамоталары — КАИда югары квалификацияле белгечләр әзерләгән өчен.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]