Фәрит Гафиятуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Гафиятуллин latin yazuında])
Фәрит Гафиятуллин

Фәрит Гафиятуллин 1970 нче елның 3 нче апрелендә Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында Сәрвәр апа белән Хәйдәр абый гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә. Башлангыч һәм урта белемне даны еракларга таралган Зур Сәрдек урта мәктәбендә ала. Мәктәпне "4" һәм"5" билгеләренә тәмамлаганнан соң, 1988 нче елда армия сафларына алына һәм шул елның 23 нче маеннан Әфганстан Республикасындагы 2099 № лы хәрби частьтә, Совет хәрби чикләнгән контингенты составында хезмәт итә. Механик-йөртүче булып хезмәт итә һәм ефрейтор дәрәҗәсен ала. "Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан" медале белән бүләкләнә. Солдат хезмәтен тәмамлап кайтканнан соң, Казан автотранспорт техникумына укырга керә. 1 нче курсны тәмамлаганнан соң, әлеге техникумдагы укуын калдырып И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керә. Укуын би уңышлы гына тәмамлагач, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша. Соңрак Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Бүгенге көндә ул республикабызның йөзек кашы булган Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең әйдәп баручы  солисты. Үзенең кабатланмас моңлы тавышы белән халкыбыз күңеленә үтеп кергән Фәрит Хәйдәр улы Гафиятуллинга 2012 нче елның 15 нче декабрендә ТР Президенты указы белән Татарстан Республикасының Атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә. Фәрит әфәнденең тормыш иптәше Җәмилә ханым да ансамбльнең хор артисткасы. Аларның 11 нче сыйныфта укучы Резедә һәм Миләүшә исемле игез кызлары бар.