Фәрит Фәткуллин (1949)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Фәткуллин (1949) latin yazuında])
Фәрит Фәткуллин
Туган 27 сентябрь 1949(1949-09-27) (74 яшь)
Корманай, Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Фәткуллин Фәрит Миңнулла улы (27 сентябрь 1949 ел) — журналист. 1975 елдан «Кызыл таң» татар гәзите хезмәткәре. 1975 елдан ССРБ Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының (1998) һәм Татарстан Республикасының (2014) атказанган мәдәният хезмәткәре. Шәһит Ходайбирдин исемендәге (2000), Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге (1996) премияләр һәм Башкортстан Республикасының «Мәҗит ГафуриXXI гасыр» мәдәният фонды төбәк җәмәгать оешмасының Мәҗит Гафури исемендәге (2008) премиясе лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрит Миңнулла улы Фәткуллин 1949 елның 27 сентябрендә Башкорт АССР-ының Авыргазы районы Корманай авылында гади колхозчыларның ишле гаиләсендә алтынчы бала булып туган.

1967 елда Солтанморат авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ике ел ярты урындагы колхозда эшли. Бер вакытта җәмәгать башлангычында комсомол оешмасы секретары вазифасын башкара.

1969-1971 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була, аны хәзерге Украина биләмәсендә урнашкан Хәрби-Һава Көчләре часында үтә. Биредә КПСС сафына кабул ителә.

1971 елда запаска кайтарылганнан соң Авыргазы районының «Ватан юлы» газетасында эш башлый. 1972 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлегенә яныннан торып укырга керә.

1975 елда «Кызыл таң» республика гәзитенә чакырыла һәм хезмәт эшчәнлеген редакциянең фирка тормышы бүлегендә хәбәрче булып дәвам итә. Шул ук елда ССРБ Журналистлар союзына әгъза итеп кабул ителә. Киләсе елларда редакциянең төрле бүлекләрендә хәбәрче була, бүлек мөдире вазифасын башкара. 19... — 19.. елларда гәзитнең җаваплы секретаре, 19... — 19.. елларда — мөхәррир урынбасары. 1994 елдан — әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)
  • Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2014)
  • Башкортстан Премьер министрының Рәхмәт хаты
  • Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк иясе
  • Россия Журналистлар берлегенең Мактаулы дипломы
  • Мәҗит Гафури исемендәге бүләк иясе
  • Галимҗан Ибраһимов исемендәге бүләк иясе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]