Фәрит Хәнифов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Хәнифов latin yazuında])
Фәрит Хәнифов
Туган 7 март 1961(1961-03-07) (62 яшь)
Яр Чаллы, Татарстан АССР, ССРБ
Әлма-матер Казан төзүче-инженерлар институты

Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов (рус. Фарит Ханифов яки рус. Ханифов Фарит Мударисович, 1961 елның 7 марты, Яр Чаллы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры (2020), Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2020 елдан)[1].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрит Хәнифов 1961 елның 7 мартында Яр Чаллы шәһәрендә туа. 1983 елда Казан инженер-төзелеш институтын «Авыл хуҗалыгы төзелеше» белгечлеге буенча тәмамлый[2].

1983—1986 елларда — Яр Чаллы шәһәренең «Татколхозстрой» берләшмәсе көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Тукай районара күчмә механикалаштырылган колоннасы мастеры, прорабы. 1986 елдан Алабугада «Татколхозстрой» берләшмәсенең көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Алабуга күчмә механикалаштырылган колоннасының баш инженеры. 1990 елдан 1995 елга кадәр — «Лада» проект-төзелеш кооперативы рәисе. 1995 елдан — «Татгазспецремстрой» трестының Алабуга махсус ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы, «Татгазстрой» ААҖнең «Алабугагазстрой» филиалы директоры[1].

1998 елда — Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары. 1998 елда Алабуга районының Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2000 елдан Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының район һәм авыл хуҗалыгы буенча беренче урынбасары, 2005 елдан «Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының беренче урынбасары.

2011 елдан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары[3]. 2015 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнә[4]. 2017 елдан 2020 елга кадәр — «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы җитәкчесе.

2020 елның 25 гыйнварыннан 5 октябренә кадәр Татарстанның Төзелеш министры булып эшли[5]. 2020 елның 5 октябрендә Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы итеп билгеләнә[6].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (2000 ел)[7];
  • Россия Федерациясе атказанган төзүчесе (2014)[7];
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)[7];
  • «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]