Фәрит Хөсәенов
Фәрит Хөсәенов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фәрит Нурислам улы Хөсәенов |
Туган | 10 май 1964 Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан өлкәсе, Ленинск |
Үлгән | 23 май 2010 (46 яшь) РФ, Новосибирск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→![]() |
Әлма-матер | Навасебер дәүләт кәнсирватуриясе[d] |
Һөнәре | опера җырчысы |
Фәрит Хөсәенов, Фәрит Нурислам улы Хөсәенов (1964 елның 10 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан өлкәсе, Ленинск — 2010 елның 23 мае, РФ, Новосибирск) — җырчы (тенор). Новосибирск опера һәм балет театрының 1993 — 2010 еллардагы әйдәүче артисты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1964 елның 10 маенда Үзбәкстан ССРның Әндиҗан өлкәсе Ленинск (1991 елдан Асака) шәһәрендә туган[1]. М. Глинка исемендәге Новосибирск консерваториясен (В. Прудник сыйныфы, 1994) тәмамлаган.
- 1993 — 2010 елларда — Новосибирск опера һәм балет театрында опера солисты.
- Алмания (1996, 2004), Испания (1999, 2000), Италия (2000, 2004) шәһәрләрендә гастрольләрдә була. «Реал» (Мадрид, Испания), «Сан-Карло» (Неаполь, Италия) театры сәхнәләрендә чыгыш ясый.[2]
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Новосибирск опера һәм балет театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ленский - «Евгений Онегин» П. Чайковский
- Водемон – «Иоланта» П. Чайковский
- Хозе - «Кармен» Бизе
- Альфред, Гастон – «Травиата» Верди
- Тамино, Моностатос – «Тылсымлы флейта» (Волшебная флейта) Моцарт
- Моцарт - «Моцарт һәм Сальери» Н. Римский-Корсаков
- Зиновий Борисович – «Мцен өязе Макбеты» (Леди Макбет Мценского уезда) Д. Шостакович
- Вова – «Дивана белән тормыш» (Жизнь с идиотом) А. Шнитке
- Сполетта – «Тоска» Д. Пуччини
- Подьячий – «Хованщина» М. Мусоргский
- Овлур, Ерошка - «Кенәз Игорь» Бородин
- Борса - «Риголетто» Верди
- Мисаил - «Борис Годунов» Мусоргский
- Чекалинский – «Пики дамасы» (Пиковая дама) П. Чайковский
- Гонец – «Аида» Верди
- Бомелий – «Патша кәләше» (Царская невеста) Римский-Корсаков
- Дон Курцио – «Фигаро туе» (Свадьба Фигаро) Моцарт
- Тихон - «Катя Кабанова» Яначек
- Тролль, юлбасар, шәһәр кешесе - «Кай һәм Герда тарихы» (История Кая и Герды) Баневич
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2004 – «Алтын битлек» милли театр фестивале — «Дивана белән тормыш» (Жизнь с идиотом) операсында Вова партиясе өчен «Иң яхшы уйналган ир-ат роле» номинациясендә премиягә тәкъдим ителә (диплом)[3].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Новосибирск театры сайты 2017 елның 6 декабрь көнендә архивланган.
- «Алтын битлек» премиясе рәсми сайты
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ф. Хөсәенов Моцарт партиясен башкара (видео)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ «Честное слово» газетасында
- ↑ Новосибирск опера театры сайтында, archived from the original on 2017-12-06, retrieved 2021-08-21
- ↑ «Алтын битлек» премиясе рәсми сайты