Фәрит Яруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фәрит Яруллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Фәрит Заһидулла улы Яруллин

Туу көне

1 гыйнвар 1914(1914-01-01)

Туу урыны

Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе, Казан губернасы, Казан шәһәре

Үлү көне

17 октябрь 1943(1943-10-17) (29 яшь)

Үлү урыны

Белоруссия, Витебск өлкәсе

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ

Һөнәрләр

композитор

Жанрлар

балет, роман, җыр, инструменталь әсәрләр

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Фәрит Заһидулла улы Яруллин (Yarullin Färit Zahidulla ulı; 1914 елның 1 гыйнвары (иске стильдә 1913 елның 19 декабре) — 1943 елның 17 октябре) — иң мәшһүр татар композиторларының берсе, беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат итүче, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1958). Камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын эшкәртүче дә булган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында аенда Казанның Суконный бистәсендә дөньяга килә. Аның әтисе Заһидулла Яруллин — халык музыканты, үзе дә байтак кына җыр һәм инструменталь пьесалар, мәшһүр «Тукай маршы» авторы.

Башлангыч музыкаль белемне Фәрит Яруллин әтисеннән ала. Аннары, 1930 елда ул Казан сәнгать техникумына укырга керә. Башта виолончель буенча, тора-бара, махсус фортепьяно сыйныфында белем ала башлый. Техникумда уку елларында ук ул Татарстанның музыкаль мәдәниятына нигез салучыларның берсенә әверелә. Үзешчән хор түгәрәкләрен оештырып, аларга җитәкчелек итә, яңа ачылган яшьләр театрында, сүзсез кинофильмнарда музыка башкара.

Фәрит Яруллин хәрби киемдә, сугыш еллары

1933 елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә укырга керә. Биредә ул композиция буенча мәшһүр профессор Генрих Литинскийда белем ала. Мәскәүдә уку елларында (19341939) ул җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм форпепьяно өчен соната, кыллы квартет һәм симфония иҗат итә. Әнә шулай яшь композитор үзен төрле жанрларда сынап карый. 19371938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Ниһаять, 1941 елның җәендә автор «Шүрәле» балетының каралама нөсхәсен балетмейстр Л.В. Якобсонга тапшыра һәм балетны сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала – Бөек Ватан сугышы башлана.

Фәрит Яруллинны да, армиягә алып, сугыш кырына җибәрәләр. 1941 елда ул Ульяновскидагы җәяүле гаскәриләр училищесын тәмамлый, лейтенант дәрәҗәсен ала[1]. 1942 елда ул очраклы рәвештә дусты-остазы Генрих Литинский белән очраша. Танылган профессор Фәрит Яруллинны Мәскәү консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза. Әмма ләкин, рөхсәт хаты килеп җиткәндә, татар композиторын янәдән фронтка озаткан булалар.

1943 елның 17 октябрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровина районында барган бәрелешләрдә Фәрит Яруллин һәлак була[1]. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня исемле авылда җирләнә[1].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрит Яруллин — татарның беренче милли балетын тудырган шәхес. Аның «Шүрәле» балеты 1945 елдан алып Казанда, Мәскәүдә генә түгел, ә Советлар Союзын тәшкил иткән республика башкалалары театрларында да, Болгария, Румыния, Алмания кебек илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә дә уйналды һәм уйнала килә. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камера-инструмент ансамбльләре:

  • скрипка һәм фортепиано өчен 3 пьеса
  • виолончель белән фортепиано өчен соната
  • кыллы квартет
  • Фортепиано һәм тавыш өчен романслар һәм җырлар

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казанның Киров районындагы бер урамы Фәрит Яруллин исемен йөртә[1].
  • Яруллиннарның туган авылы булган Кече Сонда Фәрит Яруллин музее эшли.
  • Әлмәт музыка көллиятенә Фәрит Яруллин исеме бирелгән.
  • Фәрит Яруллин турында язучы Рашат Низамиев «Ут һәм җыр» дип исемләнгән роман-хроника иҗат итте.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Портал города Казань (рус.)
  2. А. Алмазова. Фәрит Яруллин һәм аның даирәсе. Казан утлары, 2015, №3, 10-139 бб.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]