Фәрхат Арыҗан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрхат Арыҗан latin yazuında])
Фәрхат Арыҗан
Туган телдә исем төр. Ferhat Arıcan
Туган 28 июль 1993(1993-07-28)[1] (30 яшь)
Конак (Измир), Измир[d], Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре спорт гимнасты

 Фәрхат Арыҗан Викиҗыентыкта

Фәрхат Арыҗан (төр. Ferhat Arıcan; 1993 елның 28 июле, Конак, Измир, Төркия) — Төркия гимнасты, параллель брусьяларда күнегүләрдә махсуслашкан. Олимпия уеннарының бакыр призёры (2020), ике тапкыр Европа чемпионы (2020, 2021).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрхат Арыҗан 1993 елның 28 июлендә Конак (Измир) шәһәрендә туа. Ул Манисада Эгей университетында физик культураны өйрәнгән[2].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрхат Арыҗан 2015 елда Европа чемпионатында

Арыҗан гимнастика белән 10 яшендә шөгыльләнә башлый[3].

Сингапурда узган 2010 елгы яшүсмерләр Олимпия уеннарында ул, таянып сикерүдә монгол Ганбатын Эрденебольдка гына оттырып, көмеш медаль яулый[4]. Ул 2013 елда Мәрсинда узган Урта диңгез уеннарында параллель брусьяларда бакыр медаль яулый[5][6].

2008, 2013 һәм 2014 елларда параллель брусьяларда Арыҗан артыннан өч яңа элемент беркетелә. Шулай итеп, Фәрхат Арыҗан аның хөрмәтенә берьюлы өч элемент аталган беренче гимнаст була[3].

2014 елның августында Төркиянең Милли олимпия комитеты Арыҗанны 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарында медальләр өчен көрәшәчәк җыелма команданың өмете дип атый[7]. 2016 елның апрелендә узган Олимпия сайлап алу ярышларында 11 нче урынны алган Арыҗан 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннарында катнашу хокукын ала. Шулай итеп, 108 ел эчендә беренче тапкыр ир-ат гимнаст Төркияне Олимпия уеннарында тәкъдим итә (соңгысы — 1908 елда Госман империясен тәкъдим иткән Алеко Мулос)[8].

2018 елда украиналы Евгений Козин Фәрхат Арыҗанның шәхси тренеры була[2]. 2019 елның гыйнварында Арыҗан Гёзтепедан клубка күчә[9].

2019 елда Минскта узган Европа уеннарында Арыҗан параллель брусьяларда бакыр призёр була һәм абсолют беренчелектә тугызынчы урынны ала[10].

Арыҗан 2020 елда Мәрсинда узган Европа чемпионатында параллель брусьяларда беренче алтын медаль яулый[11]. 2021 елда Базелда узган Европа чемпионатында параллель брусьяларда янәдән алтын медаль яулый[12]. Шул ук вакытта ярышларга өч атна калганда ул COVID-19 уңай тест ала, әмма турнир алдыннан дәваланып, формага керә ала[2].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия уеннары

Европа чемпионаты

  • Алтын — Европа чемпионаты 2021 (параллель брусьялар);
  • Алтын — Европа чемпионаты 2020 (параллель брусьялар);
  • Көмеш — Европа чемпионаты 2020 (команда);
  • Бакыр — Европа чемпионаты 2020 (ат);
  • Бакыр — Европа чемпионаты 2019 (параллель брусьялар).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]