Фәрхәт Хөснетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрхәт Хөснетдинов latin yazuında])
Фәрхәт Хөснетдинов
Туган 18 ноябрь 1964(1964-11-18) (59 яшь)
Зур Кукмара, Кукмара районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре хокук белгече
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d]

 Фәрхәт Хөснетдинов Викиҗыентыкта

Фәрхәт Госман улы Хөснетдинов (1964 елның 18 ноябре, Зур Кукмара, Кукмара районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Совет һәм Россия юристы, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе. Беренче квалификация класслы судья (2014 елдан). Татарстан Республикасының атказанган юристы. Юридик фәннәр кандидаты. 2023 елның 17 мартыннан Болгар ислам академиясе ректоры.[1][2]

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрхәт Хөснетдинов 1964 елның 18 ноябрендә Татарстанның Кукмара районы Зур Кукмара авылында туа[3]. Хезмәт эшчәнлеген 1982 елда 18 нче Казан урта мәктәбенең химия кабинеты лаборанты булып башлый. 1984—1986 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1992 елда «Хокук белеме» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Югары уку йортында укыган вакытта, 1987 елдан 1989 елга кадәр, Казан дәүләт университетында лаборант булып эшли.

1989 елдан Республика «Фармация» предприятиесе даруханә базасы юрисконсульты. 1993 елдан 2000 елга кадәр Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында кече юридик вазыйфаларны биләгән (2 категорияле белгеч, 1 категорияле белгеч, Татарстан Юстиция министрлыгы каршындагы мәгълүмати-хокукый бюро мөдир). 2000—2003 елларда — «Татэнерго» җитештерү-энергетика берләшмәсе генераль директорының юридик мәсьәләләр буенча ярдәмчесе. 2003 елдан «Третейский энергетический суд» автономияле коммерцияле булмаган оешма директоры.

2005 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе итеп билгеләнә, шул ук елны Татарстан Республикасы Премьер-министры секретариатын җитәкли. 2010—2011 елларда — Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәчесе. 2011 елдан «Связьинвестнефтехим» ААҖ Директорлар советы Рәисе булып эшли. Бу вазыйфада 2014 елга кадәр эшли.

2014 елда «Психология» юнәлеше буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый. 2014 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы булып сайлана һәм Рәисе итеп раслана[4]. 2016 елның апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Фәрхәт Хөснетдиновка «Татарстан Республикасының Атказанган юристы» дигән мактаулы исем бирелә[5].

Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы (2015 елдан), Россия көрәш сәнгате берлегенең Татарстан буенча филиалы президенты. «Кукмара якташлыгы» җирле Казан иҗтимагый оешмасы рәисе (2015 елдан)[6].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ралинә Сәлимова. Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясенең яңа ректоры турында: Тәҗрибәле кеше килде. Татар-информ, 17.03.2023
  2. Фәрхәт Хөснетдинов Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде. Татар-информ, 17.03.2023
  3. Хөснетдинов Фәрхәт Госман улы / ks.tatarstan.ru
  4. Фархат Хуснутдинов назначен председателем Конституционного суда РТ
  5. Признание заслуг
  6. Хуснутдинов Фархат Гусманович / tatcenter.ru
  7. Председатель Конституционного суда награжден медалью ордена

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]