Фәрәҗ Караев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрәҗ Караев latin yazuında])
Фәрәҗ Караев
Туган 19 декабрь 1943(1943-12-19)[1] (80 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР[1]
Ватандашлыгы  Әзербайҗан
 СССР
Әлма-матер Бакы музыка академиясе[d]
Һөнәре композитор, музыка педагогы, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт консерваториясе
Ата-ана

Фәрәҗ Кара улы Караев (19 декабрь 1943, Бакы, Азәрбайҗан ССҖ, ССРБ ) — Азәрбайҗан көйязары, Азәрбайҗан халык артисты (2018), Мәскәү дәүләт консерваториясенең профессоры (1998). Вакытлыча Казан дәүләт консерваториясендә укыткан.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1943 елның 19 дикәберендә азәрбайҗан көйязары Кара Караев гаиләсендә дөньяга килә.
  • 1966 елда үзенең атасы классы буенча Азәрбайҗан дәүләт консерваториясенең композиция факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. Шунда ук атасы классы буенча аспирантурага да 1971 елда ирешә.
  • 1966-2003 елларда Азәрбайҗан дәүләт консерваториясендә композиция, полифония, инструментовка фәннәрен укыта.
  • 1980—1994 елларда ВаКаRА-ENSEMBLE (Бакы) җитәкчесе.
  • 1991 елдан башлап Мәскәү һәм Бакыда яши.
  • 1991—1992 елларда А. Крупп исемендәге мәдәният бүләгенә (Эссен, Германия) лаек була.
  • 1994 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә.
  • 1995 елдан алып Yeni Musiqi берләшмәсенең президенты.
  • 1999 елдан алып - Мәскәү дәүләт консерваториясенең музыка теория бүлеге профессоры, инструментламә курсын алып бара.
  • 1994—1996 елларда Заманча музыка берләшмәсенең (АСМ) вице-президенты.
  • 2003-2005 елларда Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлеге профессоры.
  • 2018 елның 27 маенда Азәрбайҗан Президенты тарафыннан Азәрбайҗан халык артисты исеме бирелә.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зөләйха - апасы.[2]
  • Адҗар - улы, педиатр булып эшли.
  • Мәдинә - кызы, Мәскәү телевидение институтын тәмамлаган.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Deutsche Nationalbibliothek Record #139223622 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Рауф Фархадов. [http://www.karaev.net/t_int_yol_2019-1.pdf Беседы о музыке Рауф Фархадов – Фарадж Караев]. 2020-10-19.
  3. Надежда Исмайлова. «Стрелец», гуляющий сам по себе. 2020-10-19 тикшерелгән.