Фәхренисә Зейд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәхренисә Зейд latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәхренисә Зейд
Prince Zeid Al-Hussein family 1938.jpg
Туган телдә исем гарәп. الأميرة فخر النساء زيد
Туган 7 гыйнвар 1901(1901-01-07)[1][2][3][…]
Бююкада[d], Истанбул[d], Госман империясе яки Истанбул, Госман империясе[4]
Үлгән 5 сентябрь 1991(1991-09-05)[5][6] (90 яшь)
Амман, Үрдүн[4]
Ватандашлыгы Flag of Turkey.svg Төркия
Әлма-матер Университет изящных искусств имени Мимара Синана[d] һәм Лицей Богоматери в Сионе[d]
Һөнәре рәссам, рәссам-витражис, художник-мозаичист, литограф, художник-гравёр, коллажист, сәнгатькәр
Җефет Зейд ибн Хусейн[d] һәм İzzet Melih Devrim[d]
Балалар Ra'ad bin Zeid[d] һәм Şirin Devrim[d]
Ата-ана
Кардәшләр Кабаагачлы, Джеват Шакир[d] һәм Бергер, Алие[d]

Commons-logo.svg Фәхренисә Зейд Викиҗыентыкта

Фәхренисә Зейд (гарәп. الأميرة فخر النساء زيد‎) яки Фахр эль-Нисса (1901 ел1991 елның 5 сентябре) — Төркия рәссамы, аның эшләрендә абстракционизм һәм башка көнбатыш юнәлешләр ислам һәм Византия сәнгате элементлары белән ярашкан. Ул май рәсем сәнгате, акварель һәм гуашь кебек төрле техникалар кулланган, литографияләр, гравюралар, коллажлар һәм витражлар ясаган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәхренисә Бююкад утравында, Истанбул составына керүче адаларның иң зурында, танылган осман гаиләсендә туа. Әтисе, Мәхмет Шакир-паша дипломат, бригадир, фотограф һәм тарихчы була һәм күренекле хәрби начальник Җевад-пашага абый булып килгән. Аның әнисе, Сара Исмәт Критта туып-үскән, аның нәселендә күренекле каллиграфлар күп булган[7]. Фәхренисәнең абыйсы, Җәвәт Шакир Кабаагачлы Төркиядә «Галикарнастан балыкчы» дигән тәхәллүс астында танылган язучы була, ә сеңлесе Алия Бергер — рәссам һәм гравёр. Фәхренисә рәссам-керамист Фюрейе Коральга һәм рәссам Джем Кабаачка туган апа булып килгән.

Фәхренисәнең әнисе балаларга белем бирүгә зур игътибар биргән. Алар инглиз, француз, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнгәннәр, рәсем һәм фортепиано дәресләрен алганнар, шулай ук Коръән укыганнар[7]. Фәхренисә беренче тапкыр дүрт яшендә рәсем ясый башлаган, ә инде 12 яшендә әнисенең һәм гаиләнең башка әгъзаларының портретларын ефәк тукымаларында май белән ясаган[7].

Фәхренисә Зейд Истанбулның Нәфис сәнгать академиясен тәмамлаган беренче хатын-кызларның берсе[8]. Анда ул танылган төрек рәссамы Намык Исмаилда укый. 1920 еллар уртасында Фәхренисә Италия, Испания һәм Франциягә бара, анда Рансон Академиясендә Бисьер Роже классында укый. 1930 елларда ул Ауропа буйлап күп сәяхәт итә, озак вакытлар Ауропаның зур башкалаларында — Берлинда, Лондонда, Парижда яши.

1920 елда Фәхренисә язучы Иззәт Мәлих Девримга кияүгә чыга, ул «Белем хәзинәләре» (төр. Servet-i Fünun) авангард әдәби журналы белән хезмәттәшлек итү белән билгеле. Бу никахта аның ике баласы туа — Нежат Деврим (рәссам булган) һәм Ширин Деврим (театр актрисасы була). 1934 елда Фәхренисә Әнкарадагы Гыйрак илчесе һәм король Фейсал I нең энесе Зәйд ибн Хөсәйнга кияүгә чыга. 1936 елда уллары, принц Раад туа.

1942 елда Фәхренисә Зейд «Д төркеме»нә — милли төрек сәнгате элементларын заманча көнбатыш йогынтысы белән бергә кушарга омтылган рәссамнар берләшмәсенә кушыла һәм аларның күргәзмәләрендә катнаша башлый. Фәхренисәнең беренче шәхси күргәзмәсе 1944 елда Истанбулның Мачка районында (хәзер Бешикташ районы составына керә) уза[7], аннары Лондон һәм Парижда күргәзмәләр уза. Фәхренисә Зейдның иҗаты 1950 елда Нью-Йоркның «Хьюго» галереясендә узган күргәзмәдән соң киң халыкара танылу ала. АКШ, Европада һәм Якын Көнчыгышта Зейдның 50гә якын күргәзмәсе уза[9].

1970 елда Фәхренисәнең ире вафат була, ә 1975 елда ул улы Раад яшәгән Амманга күчә. Анда ул Король сәнгать институтында укыта һәм Фәхрониса Зейд исемендәге Сәнгать академиясенә нигез сала[10]. Рәссам 1991 елның 5 сентябрендә вафат була һәм Аммандагы Рагдан сараенда урнашкан Король мавзолеенда җирләнә.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәхренисә Зейдның башлангыч иҗатында, бигрәк тә портретларда һәм сәхнә интерьерларында, француз сәнгатенең йогынтысы сизелә. Франциядә укыган вакытта рәссам импрессионист техникаларын өйрәнә һәм сынап карый. 1940 нчы еллардан башлап аның иҗаты тагын да абстрактлаша бара, аларда фовизм, экспрессионизм һәм Париж мәктәбе(рус.) йогынтысы барлыкка килә. 1970 нче елларда, ире үлгәннән соң, Фәхренисә абстракционизмнан читләшә, балачактан беренче тапкыр гаилә әгъзалары һәм якын дуслары портретлары сериясен ясый.

Бу чор портретларында, тәнкыйтьчеләр фикеренчә, көнбатыш сәнгате кысаларында бернинди нигез дә юк, ә бәлки Византия иконалары һәм фаюм портретлары традицияләренә варис була[7]. 1980 нче еллар уртасында, үлеменә кадәр үк, Зейд витражлар ясау белән мавыга.

Тәнкыйтьчеләр аның рәсемнәренең ялтыравын, төсләрнең байлыгын һәм зиннәтлелеген, бигрәк тә 1950 нче еллар мозаикаларында күренгәнлеген билгеләп үтә. Төрек арт-тәнкыйтьчесе Зәйнәп Яса Яман Фәхренисә Зейд иҗатының тематик компонентлары арасында табигать, география, тарих, ностальгия һәм тәңгәллек, ә стилистик элементлар арасында аның төскә омтылышы, детальләргә мәхәббәт, өслекләргә, текстураларга игътибар һәм объектларны яссылыкта урнаштыруга игътибар итүен билгеләп үтә[7].

Тәнкыйтьчеләрнең күпчелеге Зейд иҗатын ислам мәдәнияте белән бәйли. Андре Моруа фикеренчә, аның сәнгате ислам эстетикасыннан һәм госман мәдәниятеннән чыга. Икенче яктан, Бюлент Эджевит һәм Җәмил Эрен кебек тәнкыйтьчеләр аның картиналары Рим, Византия һәм христиан мәдәнияте элементларын ала, дип раслый. Үз чиратында, Шарль Этьен, Дени Шевалье, Кит Саттон һәм Талат Сәит Халман фикеренчә, Зейд шәхехндә ислам һәм европа мәдәнияте элементлары берләшкәнлектән, аның сәнгатен бертөрле классификацияләү мөмкин түгел. Зейд интервьюларында билгеләп үткәнчә, ул беркайчан да үзенең иҗатын Төркия традицияләренә генә хас дип санамаган. Зәйнәп Яса Яман фикеренчә, Фәхренисәнең бу сүзләре аның «милли сәнгать» чикләреннән ирекле булу теләген һәм төрле йогынтыларга ачык булуын белдерә[7].

Арт-базарда торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның октябрендә Зейдның «Атом таркалу һәм үсемле тормыш» картинасы Дөбәйдә Christie's аукционында 2,741 миллион АКШ долларына сатылган, бу Якын Көнчыгыш рәссамның әсәренә бәя рекорды була. Шулай итеп, Фәхренисә Якын Көнчыгышның иң күп түләнә торган рәссамы була[11]. Алдагы рекорд та Зейдныкы булган: 2010 елда аның картинасы 1 миллион долларга сатылган[12].

Зейд картинасының уртача бәясе 100—500 мең АКШ доллары белән бәяләнә[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Fahrelnissa Zeid — 2008.
  2. Fahrelnissa Zeid
  3. Artnet — 1998.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 https://doi.org/10.1093/gao/9781884446054.article.T093324
  5. Grove Art Online / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 1998. — ISBN 978-1-884446-05-4
  6. Delarge J. Le DelargeParis: Gründ, Jean-Pierre Delarge, 2001. — ISBN 978-2-7000-3055-6
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 Zeynep Yasa Yaman. An Artist and an Explorer Beyond Ideologies in a Globalized World. The Centenary of Fahrelnissa Zeid. Darat al Funun. әлеге чыганактан 2013-11-02 архивланды. 2014-02-04 тикшерелде.
  8. Fahrelnissa Zeid Dies; Abstract Painter, 89 (ингл.), The New York Times (1991-09-11). 4 февраль 2014 тикшерелде.
  9. 9,0 9,1 Fahr-el-Nissa Zeid. Art Tactic. әлеге чыганактан 2014-03-02 архивланды. 2014-02-04 тикшерелде.
  10. Jonathan M. Bloom, Sheila S. Blair. Zeid, Fahrelnissa // The Grove Encyclopedia of Islamic Art and Architecture. — Oxford University Press, 2009.анг--> — Vol. 3. — P. 451. — ISBN 019530991X, 9780195309911.
  11. Elisabeta Tudor (2013-10-31). Christie's Dubai Scores High. Arabia.style.com. әлеге чыганактан 2014-02-05 архивланды. 2014-02-04 тикшерелде.
  12. 15th Dubai Sale Season Totals 12 Million. Christie's (2013-10-30). 2014-02-04 тикшерелде.