Фәүзия Бәйрәмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәүзия Бәйрәмова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Фәүзия Бәйрәмова
Bayramova.jpg
Туган телдә исем Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова
Туган 5 декабрь 1950(1950-12-05) (68 яшь)
ТАССР, Саба районы
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия
Һөнәре язучы, җәмәгать эшлеклесе
Балалар Зөлфия Кадирова
Сөләйман
Ата-ана
  • Бәйрәмов Әүхади Бәйрәмгали улы (әти)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова – татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты (2006). Иттифак фиркасе башлыгы (1991 елдан), Төрки халыклар ассамблеясы рәисе урынбасары (1991 елдан), Милли Мәҗлес рәисе (1994-1997), Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты (1990-1995). 1990 елларда бик актив сәясәтче, аны хәтта Татар фәрештәсе дип атыйлар һәм Сөембикә белән чагыштыралар.

Хәзерге вакытта Фәүзия ханым Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм язу эше белән шөгыльләнә. 1999 елда Хаҗ кыла.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәүзия Бәйрәмова 1950 елның 5 декабренда ТАССРның Саба районының Сабай авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул белемен башта Казанның театр училищесында (1971), аннары Казан Дәүләт университетының филология факультетында дәвам итә (1983-1989).

Профессиональ эшчәнлекне Фәүзия Бәйрәмова Казан телестудиясендә башлый, режиссер ярдәмчесе булып хезмәт итә (1973-1975). Соңрак ул Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият бүлеге мөхәррире вазифаларын башкара (1987-1990). Журналист һәм мөхәррир буларак, ул күп газета-журналларда яза.

1986 елда ул СССР язучылар берлегенә әгъза итеп алына.

1988 елда ул Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаенда катнаша, сәяси эшчәнлеккә кереп китә.

Сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елда Татар иҗтимагый үзәгенә керә. 1990-1995 елларда – Татарстан Республикасы парламенты депутаты.

Әдәби эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәүзия Бәйрәмова әсәрләренең төп темасы - кеше һәм табигать, шәхес һәм коллектив, ныклы тормыш позициясе сайлау һәм характер формалашу, кеше күңелендәге үзгәрешләрне җентекләп күзәтү.

"Болын" (1986) исемле беренче җыентыгы

"Сәнгать дөньясына сәяхәт" (1989), балаларга атап язылган, Идел буе Болгары һәм татар халкы тарихын чагылдырган хикәяләр китабы

"Моң" (1991), повесть һәм новеллалар тупланмасы

"Мәйдан татарларны көтә" (1992)

"Кара урман" романы (1997)

"Безне онытмагыз" (1998) исемле пьесалар китабы

"Дәверләр күчешендә" (1998)

"Хаҗ көндәлеге" (1999)

"Заман. Милләт. Кеше. " (2000)

"Күңел карлыгачларым" (2000)

"Соңгы намаз" (2000)

"Мишәрнең бөек улы " (2001) исемендәге Һ. Такташ иҗатына багышланган китабы

"Алыплар илендә" (2002) романы

"Ахырзаман афәте" (2002)

"Бәхет ачкычы" (2004) җыентыгы

"М. Худяков и история татарского народа" (2003)

"Туфаннан таралган татар" (2003)

"Таралып яткан татар иле" (2003)

"Нух пәйгамбәр көймәсе" (2004)

"Ислам - яшәү рәвеше" (2004)

"Батырша җитәкчелегендә милли-азатлык көрәше" (2004)

"Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар" (2005)

"Кырык сырт" (2005) романы

"Алтын Урдам - алтын җирем" (2006)

"Баһадиршаһ" (2006)

"Der Nukleare Archipel oder der atomare Genozid an den Tataren" (2006)

"Михаил Худяков и историко-культурное наследие народов Среднего Поволжья" (2007)

"Тропою знаний к истине" (2007)

"Татарская Караболка - 50 лет в объятиях смерти" (2007)

"Күчем хан" (2007)

"Туран Иле" (2008)

"Милләт һәм дәүләт. (2009)

"ГУЛАГ - яралы язмышлар" (2010)

"Ачылмаган татар тарихы" (2011)

"Күчем хан" (2011)

"Батырша явы" (2012)

"Нераскрытая история татар" (2013)

Милләтемә х е з м ә т иттем (2о14 ел)

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар энциклопедиясе : [6 томда] / баш мөхәр. М. Х. Хәсәнов (3 томнан Ә. М. Мазһаров) ; [җав. мөхәр. Г. С. Сабирҗанов] .— Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008 - 1 т. А-В. - Б. 596-597

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Зөлкарнәй Ф. Яшәеш һәм иҗат // Чакма чакмый ут чыкмый, К., 1991
  2. Рәшит Ә. Милләтнең сөеклесе // Заман, 2000, 15 дек.
  3. Хәлим А. Гаделлек сагында // Мирас. 2000. №12

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]