Фәүзия Галимҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәүзия Галимҗанова latin yazuında])

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимҗанова Фәүзия Шәкүр кызы 1948 елның 15 июлендә Борнак авылында туган. 1963 елда Яңгул урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлый һәм Чапаев исемендәге колхоз фермасында эшли башлый. Кичке мәктәптә укып урта белем ала.

Гаилә тормышы. Катлаулы язмыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язмыш дулкыннары аны Түнтәр авылына китерә. Түнтәрдә өченче баласын тудырга вакытта алдынгы шофер Галимҗанов Мөбарәкнең хатыны вафат була. Баласы исән кала. Фәүзия өч балалы тол калган ир Мөбәрәккә хатын булып килә һәм өч ятим балага (7 яшь, 4 яшь һә 1 айлык) әни булып килә. Мөбарәк белән бик матур тормыш корып, алар янә өч бала алып кайталар һәм бу гаиләдә тигез хокуклы булып алты бала үсә. Хәзер инде алар үз тормышларын кордылар.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф.Галимҗанова 1968 елда «Дружба» колхозының Түнтәр мөгезле эре терлек фермасында үгезләр симертүче булып эшли. 1982 елдан сыер савучы булып эшен дәвам итә. Дүрт дистә елга якын хезмәт дәверендә ул эзлекле рәвештә районның иң алдынгы сыер савучылары сафында барды. 1989, 1990, 1991, 1992, 2000 елларда районның иң алдынгы  сыер савучысы  дип танылды һәм рәсеме  район Мактау Тактасына куелды. Күп мәртәбә республикабыз Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ике Бишьеллык ударнигы. 1989 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медален алды.

1997 елда Ф.Ш.Галимҗановага Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән олы исем бирелде.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.