Фәүзия Рәхимгулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәүзия Рәхимгулова latin yazuında])
Фәүзия Рәхимгулова
Фәүзиә Рәхимғолова

Фәүзия Рәхимгулова
Тугач бирелгән исеме: Фәүзия Абдулла кызы Рәхимгулова
Туу датасы: 15 декабрь 1921(1921-12-15)
Туу урыны: Ишембай районы, Янырыс авылы
Үлем датасы: 21 октябрь 1996(1996-10-21) (74 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1947-2012
Юнәлеш: поэзия, проза
Жанр: шигырь, хикәя, повесть
Иҗат итү теле: татар теле, башкорт теле
Дебют: «Якын дус» (1947)

Фәүзия Рәхимгулова (Фәүзия Абдулла кызы Рәхимгулова, баш. Фәүзиә Абдулла ҡыҙы Рәхимғолова) – шагыйрә. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 15 декабренда АСБР Юрматы кантоны (1922 елдан Стәрлетамак кантоны, 1930 елдан Петровский - Макар районы, хәзерге Ишембай районы) Янырыс авылында туган. Яшьли ятим кала. Интернатта торып уҡый. Алтынчы класстан Стәрлетамакка пионервожатыйлар курсына бара. Уфада педагогия техникумын (1938), Уфа педагогия институтын (1947) тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, читтән торып уку бүлегенә күчеп, Уфа (Черниковка) моторлар эшләү заводына эшкә керә.

Сугыштан соң Макар районының мәгариф бүлегендә, Ишәй җидееллыҡ мәктәбендә, Караидел районы балалар китапханәсендә (1955-1956), «Пионер» журналында (1953-1954), республика мәдәният-агарту методик кабинетында эшли. Мәскәүдә югары әдәби курсларда (1965-1967) укый. «Башҡортостан ҡыҙы» журналын оештыручыларның берсе, 1968-1971 елларда шунда эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елда[1] аның балалар өчен язылган беренче китабы - «Якын дус» дөнья күрә. Ф. Рәхимгулованың шигырьләре, җырлары, хикәяләре ышандыру көче, мавыктыргыч булуы, сәнгать ягыннан гади булуы һәм тапкырлыгы белән аерылып тора. Фәүзия Рәхимгулова 26 китапның авторы: «Гел алга» (1954), «Март кояшы» (1959), «Зәйнәпнең җыры» (1960), «Хуш киләсең» (1962), «Кызыл яулык» (1962), «Үскән кызлар» (1964), «Туган җир» (1966), «Язу таныган кеше» (1968), «Илгизәр» (1969), «Тамчылар җырлый» (1971), «Юлдашлар» (1971), «Уйларымны бүлә күрмәгез» (1973), «Җилдерә зәңгәр автобус» (1975), «Син кем кызы» (1977), «Серле орлыклар» (1979), «Бишек янында» (1982), «Сөю көче» (1984), «Сайрагыз, кошларым» (1986), «Баскычлар» (1991).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1961)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наҗар Нәҗми. Әйтер сүзләр бар (Ф.Рәхимгулова иҗаты турында очерк). Уфа, 1971.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкортстан белешмәлегендә 1952 елда дип язылган