Эчтәлеккә күчү

Фәүзи Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәүзи Йосыпов latin yazuında])
Фәүзи Йосыпов
Туган телдә исем Фәүзи Садри улы Йосыпов
Туган 16 октябрь 1926(1926-10-16)
СССР, РСФСР, ТАССР, Зөя кантоны, Әрә
Үлгән 8 апрель 1982(1982-04-08) (55 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, ортопед-травматолог
Эш бирүче Казан дәүләт медицина академиясе
Бүләк һәм премияләре ВДНХ көмеш медале (1967) ТАССР атказанган табибы (1981)
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1973)

артист һәм конферансье Фәйзи Йосыпов белән бутамагыз.

Фәүзи Йосыпов, Фәүзи Садри улы Йосыпов (Фаузи Садриевич (Фаузей Садреевич[1]) Юсупов; 1926 елның 16 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Зөя кантоны, Әрә1982 елның 8 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― табиб, травматолог-ортопед, медицина фәннәре докторы (1973), ТАССР атказанган табибы (1981). В. И. Ленин исемендәге Казан табибларны камилләштерү дәүләт институты профессоры.

1926 елның 16 октябрендә ТАССРның Зөя кантоны (Татарстанның хәзерге Яшел Үзән районы Күгеш авыл җирлеге[d]) Әрә (Тугай) авылында туган[2]. Чыгышы белән сәүдәгәрләр һәм иганәчеләр Хәлфиннәр нәселеннән: әнисе Хәдичә ― Шакир Хәлфинның оныгы[3]. Шакир Хәлфин — сәнәгатькәр. 1916 елда Николай II дән Бөгелмә―Чаллы тимер юлын салдырырга рөхсәт алган. Ике мәчет төзеткән[3].

Казан медицина институтын тәмамлаган (1949).

1973 елда «Терәүле спицалар белән компрессия остеосинтезы» (рус. Компрессионный остеосинтез спицами с упором) дигән темага медицина фәннәре докторлыгына диссертация яклаган[4].

1949 елдан Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында эшләгән: 1963 елдан өлкәннәр травматологиясе бүлеге мөдире, 1976 елдан патент белеме һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе, 1979 елдан өлкәннәр травматологиясе бүлеге җитәкчесе. Меңнәрчә кешегә (ш.и. рәссам-уймачы Бакый Урманчега (1897―1990)[5]) сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм иткән.

Фәүзи Йосыпов. Бакый Урманче рәсеме

Хезмәтләре сөяк сынуларын терәүле ятакта дәвалау ысулларына карый. Сөяк сынган урыннарны дәвалау буенча Ф. С. Йосыпов буенча хезмәтләре бар:

  • Компрессионный остеосинтез спицами с упорными площадками при косых и винтообразных переломах костей голени. Казань, 1969.
  • О лечении переломов заднего края большеберцовой кости // Ортопедия, травматология и протезирование. 1977. № 5 (автордаш)
  • Биомеханика компрессионного остеосинтеза косого диафизарного перелома двумя спицами с упорами // Труды Свердловского НИИ травматологии и ортопедии. 1978[6].

Остеосинтез өчен фиксатор һәм аңа шпонка кертү җайланмасына уйлап табуга патент алган (автордаш)[7].

1982 елның 8 апрелендә Казанда каты авырудан соң вафат булган[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1967 ― СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале ― компрессион остеосинтез өчен терәк мәйданлы яңа энә конструкцияләрен эшләгәне өчен[8]
  • 1981 ― ТАССР атказанган табибы

Кызыксынулары: йөздән артык сортлы 200 төп розадан торучы розарий[d] булдырган һәм сирәк очрый торган күбәләкләр коллекциясе туплаган[5].

  1. Юсупов Фаузей Садреевич. Милләттәшләр
  2. Тугаево. Татарская энциклопедия TATARICA
  3. 3,0 3,1 3,2 Зөфәр Мөхәммәтшин. Бакый Урманче язмаларында Сарман төбәге. «Безнең мирас», 2025 ел, № 1 (373). – Б.27–31.
  4. Компрессионный остеосинтез спицами с упором. НЭБ
  5. 5,0 5,1 «Этот удивительный доктор Юсупов». Киножурнал На Волге широкой №21 (1981).
  6. Юсупов Фаузей Садриевич. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  7. Патент «Фиксатор для остеосинтеза и устройство для введения в него шпонки». НЭБ
  8. Йосыпов Фәүзи Садри улы. Татарская энциклопедия TATARICA
Мәкаләләр