Эчтәлеккә күчү

Хагатна

13°29′00″ с. ш. 144°45′00″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хагатна latin yazuında])
Хагатна
Сурәт
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Нәрсәнең башкаласы Гуам
Административ-территориаль берәмлек Гуам
Сәгать поясы ChST[d]
Башкарма хакимият башлыгы Джон А. Круз[d]
Халык саны 943 (2020)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 0 метр
Кардәш шәһәр Гвадалахара, Рига, Кесон-Сити[2] һәм Малолос
Мәйдан 2,45 км²
Почта индексы 96910 һәм 96932
Рәсми веб-сайт ns.gov.gu/agana.html(ингл.)
Харита сурәте
Коллаж
Карта
 Хагатна Викиҗыентыкта

Хага́тна[3] (ингл. Hagåtña), элгәре Аганья (ингл. Agana) ― Тын океанда АКШ территориясе булган Гуам утравының административ үзәге. Утрауның башкаласы, закон чыгару органы, губернатор резиденциясе һәм башка хөкүмәт учреждениеләре Хагатнада урнашкан.

Шәһәр утрауның көнбатыш ярында урнашкан. Хагатнаның халкы 943 кеше тәшкил итә (2020)[4]. Халыкның зур күпчелеге христиан динен тота. Мөселманнар ― азчылык, бер мәчетләре бар.

Католик чиркәве
Санта-Агеда форты
Гуам конгрессы бинасы
Гуам музее

Климаты — экваториаль (Кеппен буенча ― дымлы тропик). Ел дәвамында температура ― февральдә +26,6 дан июньдә +28,1 гә кадәр. Явым-төшем ел дәвамында, март-апрельдә азрак, июльдән октябрьгә кадәр иң көчлесе.

Бу урында беренче чаморро[d] торак пунктлары 500 ел тирәсендә барлыкка килгән[5]. 1668 елда испаннар тарафыннан җирлеккә нигез салынган һәм утрауда беренче католик чиркәве төзелгән. 1898 елда Испан-америка сугышыннан соң Филиппин һәм Гуам Америка кул астына күчкән.

1940 елда шәһәр халкы якынча 10 мең кешегә кадәр арткан, ул вакытта әлеге сан бөтен утрау халкының яртысын тәшкил иткән.

1941 елның 8 декабрендә Гуам японнар тарафыннан оккупацияләнгән. 1944 елда Гуамны азат иткәндә Аганья Америка хәрби бомбардировкаларыннан нык зыян күргән. Бик күп халык, шәһәрне ташлап, утрауның башка өлешләренә күчеп киткән.

Шәһәр икътисадының нигезен, бөтен утраудагы кебек үк, туризм тәшкил итә, өстәвенә туристларның 90% ы ― японнар. Яр буенда кунакханәләр һәм ял итү урыннары төзү Хагатна урнашкан култык табигатенә начар йогынты ясый.

Шулай ук башкала казнасына Гуам территориясенең якынча 30% ын алып торган Америка хәрби базасы өчен түләүләр килә.

Истәлекле урыннар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Гуам институты, 1911
  • Католик чиркәве, 1959
  • Санта-Агеда форты, 1800
  • Дунксас яр буе ныгытмалары, 1941―1945