Хадижат Кабидова
| Хадижат Кабидова | |
|---|---|
| Туган | август 1910 |
| Үлгән | 1994 |
| Ватандашлыгы | |
Хадижат Магомедовна Кабидова (1910 елның августы, Казан, Россия империясе — 1994) — совет укытучысы, Дагстан педагогия институты ректоры (1958—1964).
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ул 1910 елның августында Казанда туа, ләкин гаиләсе тиздән туган авыллары Телетлга (хәзерге Дагстанның Шамил районы) әйләнеп кайта. Ул әтисен иртә югалта, әнисе дә тиздән вафат булган, аны Буйнаксктагы балалар йортына тапшырганнар. Ул Беренче Дагстан педагогия училищесын тәмамлый. Аннары Мәскәүдәге марксизм-ленинизм югары курсларында укый. Бу курсларны тәмамлаганнан соң, ул инструктор, аннары комсомолның Дагстан өлкә комитетында бүлек мөдире булып эшли. Бөек Ватан сугышы вакытында, Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) партиясенең Дагстан өлкә комитетының беренче секретаре Азиз Мәмәт улы Алиев тәкъдиме белән, 1943 елда ул Дагстан АССРның Социаль тәэминат халык комиссары итеп билгеләнә, Дагестанның беренче хатын-кыз халык комиссары була, бу вазифаны ул 1945 елга кадәр били. 1958 елдан 1964 елга кадәр Кабидова Дагстан дәүләт хатын-кызлар педагогия институты директоры булып эшли. 1973 елда ул Дагстан педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. 1994 елда вафат була.
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены;
- «Кавказны обороналаган өчен» медале
- РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1964);
- Дагстан АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары.