Халазион

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халазион latin yazuında])
Халазион
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
Дәвалануда кулланыла торган дару TRIAMCINOLONE ACETONIDE OINTMENT[d][1] һәм Фторурацил[d][1]
Анатомик урнашуы мейбомиевы железы[d]
ICD-9-CM 373.2[2][3]
ICPC 2 идентификаторы F72
NCI Thesaurus идентификаторы C26717[2]
 Халазион Викиҗыентыкта
Халязион
Өске кабакта халязион
МКБ-10 H00.100.1
DiseasesDB 6009 6009
MedlinePlus 001006 001006
eMedicine emerg/94  oph/243 emerg/94  oph/243
MeSH D017043 D017043

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халазион (chalasion; гр. chalasion төерчек), боз бөртеге (мейбомий бизе кистасы) — хроник асептик гранулематоз ялкынсыну, сәбәбе булып мейбомий яки башка май бизләре сыекчасы агып китүе бозылуы тора. Икенчел S. aureus белән инфекцияләнгән халазион эчке арпа дип атала. Акне розацеа яки мейбомий бизләре дисфункциясе белән пациентларның халазион барлыкка килү куркынычлыгы югары, рецидивлы барыш белән берничә ясалулар булу мөмкин.

Гистология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гистологик тикшеренүдә эпителиоид һәм гигант күп төшле күзәнәкләр, шулай ук лимфоцитлар, плазматик күзәнәкләр һәм сирәк — нейтрофиллар һәм эозинофиллар катнашында липогранулематоз ялкынсыну җавабын ачыклыйлар.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Төрле яшьтә әкренләп зураючы авыртусыз төенчек белән билгеләнә. Сирәк очракта өске кабак халазионы мөгезкатлауга басым ясаганда астигматизм барлыкка китереп, нәтиҗәсендә — күрү начарлануга китерә ала.

2. Билгеләре

• Тарзаль пластинка эчендә авыртусыз түгәрәк төенчек.

• Әгәр халазион тарзаль конъюнктива аша тишелсә, кабакны кайтарганда бу урында полипсыман гранулема күренәчәк.

• Кырыйдагы халазионда симптомнар охшаш, әмма ясалу Цейс бизе белән бәйле һәм аның урнашуын билгели.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау кирәк булмаска мөмкин, чөнки 30% очракта халазион үзеннән-үзе бетә, ә эчке арпа эз калдырмыйча тишелә ала. Озак булганда түбәндәге ысулларны куллану мөмкин.

1. Хирургик бетерү. Кабак махсус кыскыч белән кайтарыла, киста өстендәге тукымалар вертикаль киселә, кимерчәк аша эчендәгесенә кюретаж башкаралар (рәс. 4. 3в).

2. Стероидлар кертү ясалулар яшь ноктасына якын урнашканда аны зарарлау куркынычлыгы өчен күрсәтелә.

• 0,1—0,2 мл триамцинолон ацетатның сулы суспензиясен лигнокаин (яки аналогы) белән 5 мг/мл тупланышына кадәр эретәләр, халазион тирәсендәге тукымага трансконъюнктиваль 30G инәсе белән кертәләр.

• Бер тапкыр кертүдән соң уңай нәтиҗә якынча 80% очракта була. Нәтиҗә булмаганда процедураны 2 атнадан соң кабатлыйлар. Тиренең урынлы депигментациясе мөмкин.

• Бу ысулларның нәтиҗәсендәге аерма бик зур түгел.

3. Системалы тетрациклин рецидивлы халазионда профилактика өчен аеруча акне розацеа булганда кулланыла.

NB Рецидивлы халазионны май бизе карциномасыннан аерырга мөһим. Шикле очракларда гистологик тикшерү белән биопсия кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.