Эчтәлеккә күчү

Халидә Әдиб Адывар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халидә Әдиб Адывар latin yazuında])
Халидә Әдиб Адывар
госм. төр. خالده اديب اديوار

Тугач бирелгән исеме: госм. төр. خالده اديب اديوار
Туу датасы: 11 июнь 1884(1884-06-11)
Туу урыны: Госман империясе, Константинополь
Үлем датасы: 9 гыйнвар 1964(1964-01-09) (79 яшь)
Үлем урыны: Төркия, Истанбул
Ватандашлык: Төркия байрагы Госман империясе
Төркия Төркия
Эшчәнлек төре: язучы, җәмәгать эшлеклесе
Иҗат итү еллары: 1909―1963
Юнәлеш: проза
Жанр: хикәя, роман
Иҗат итү теле: төрек теле
Дебют: «Seviye Talip» (1909)
Бүләкләр: Шәфкать ордены (1897)

Халидә Әдиб Адывар (госм. төр. خالده اديب اديوار, төр. Halide Edib Adıvar; 1884 елның 11 июне, Госман империясе, Константинополь1964 елның 9 гыйнвары, Төркия, Истанбул) ― төрек язучысы, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклесе. Романистка һәм суфражистка. Төрек хатын-кызларының түбән социаль статусын тәнкыйтьләгән хезмәтләре белән дан казанган. Халидә раслаганча, күпчелек хатын-кызларның үз хокуклары белән кызыксынмавы аркасында аларның хокукларын бозганнар. Үз гомерендә ул Төркиянең бәйсезлек өчен сугышы вакытында Төркия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп өлгергән. Төркия сәясәтенең яңа курсын дәвам итүче буларак, ул 1916 елда Ливандагы геноцидта әрмән ятимнәрен көчләп ассимиляцияләүдә катнашкан. Ататөрекнең якын дусты һәм көрәштәше. Иң авыр елларда аның янында булган. Халидә Адывар Ататөрек хәрби штабында булган һәм 1922 елда Измир (Смирнаны) алуны җентекләп тасвирлаган.

Халидә Әдиб архивы Төркиянең хатын-кызлар китапханәләре һәм мәгълүмат үзәкләре фондында саклана.

1884 елның 11 июнендә Госман империясендә, Константинополь (1930 елдан Истанбул) шәһәрендә туган. Балачакта гарәп телен һәм математиканы өйрәнгән. 1901 елда яңа яшьләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән кызлар өчен америка көллиятен тәмамлаган. Ул елларда Госман империясе кризис кичерә һәм социаль характердагы реформаларга мохтаҗ була. 1897 елда 15 яшендә Америка балалар язучысы (1803–1879) Джейкоб Эбботтның[d] «Әни» әсәрен тәрҗемә иткән, моның өчен Госман имериясе солтаны Габделхәмит II тарафыннан Шәфкать ордены белән бүләкләнгән.

1909 елда аның «Seviye Talip» исемле беренче романы басылып чыккан. Бер елдан соң ул Истанбул университетына лектор булып эшкә урнашкан. Нәкъ шул елларда ул төрек азатлык хәрәкәтендә аеруча активлык күрсәткән.

1916 елда, төрек мәктәбе директоры буларак, әрмән ятимнәрен тәрбияли. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, ул ире белән бәйсезлек өчен сугышта катнашу өчен Анатолиягә киткән; ул милли кораллы көчләрдә башта капрал, аннары сержант булып хезмәт иткән.

Сугыш беткәннән соң, ул һәм аның Көнбатыш Европага җибәрелгән ире Аднан Адывар 1926 елдан 1939 елга кадәр Франциядә һәм Бөекбританиядә яшәгән. Ул Кушма Штатларда һәм Британия Һиндстанында күп сәяхәт иткән, укыткан һәм лекцияләр укыган. Төркиягә кайткач, 1939 елда Истанбул университетында укыткан. 1950 елда ул Төркия парламентына[d] сайланган, 1954 елда сәясәттән киткән.

Аның романнарының төп темасы ― көчле, бәйсез хатын-кыз характеры.

  • 1909 — «Сәвие Талиб» (төр. Seviyye Talib)
  • 1912 — «Хандан» (төр. Handan)
  • 1912 — «Соңгы әсәре» (төр. Son eseri)
  • 1912 — «Яңа Туран» (төр. Yeni Turan)
  • 1922 — «Уттан күлмәк» (төр. Ateşten gömlek)
  • 1926 — «Юлдан язганны орыгыз!» (төр. Vurun kahbeye!)
  • 1936 — «Синекли баккал» (төр. Sinekli bakkal)
  • 1939 — «Татар кызы» (төр. Tatarcık)
  • 1954 — «Әйләнүче көзге» (төр. Döner ayna).

Хикәяләр җыентыгы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1922 — «Тауга менгән бүре» (төр. Dağa çıkan kurt)

Беренче ире Салих Зәкидән аның ике баласы булган. Соңрак алар аерылышкан. 1917 елда табиб Аднан Адыварга[d] кияүгә чыккан.

1923 елда режиссер Мөхсин Эртугрул[d] Халидә Адыварның бер китабы нигезендә «Уттан күлмәк» фильмын төшергән. Бу фильм төрек кинематографы өчен мөселман хатын-кызлары уйнаган беренче төрек фильмы булуы белән игътибарга лаек (Госман империясе чорында мөселман хатын-кызларына дини сәбәпләр аркасында кинода төшү тыелган, шуңа күрә бу чорда төшерелгән барлык фильмнарда хатын-кыз рольләрен христиан яки яһүд хатын-кызлары башкарган) ― Бедия Муваххит һәм Неййире Нейир[1][2][3].

  1. Neyyire Neyir. İstanbul Kadın Müzesi.
  2. Women of Us:Neyyire Neyir. Anatolian Storm (2008-02-14).
  3. Türk sinemasının serüveni (Turkish). 2013 елның 3 апрель көнендә архивланган