Халисә Мөдәррисова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халисә Мөдәррисова latin yazuında])
Халисә Мөдәррисова
Туган телдә исем Халисә Сәгыйть кызы Мөдәррисова
Туган 25 апрель 1953(1953-04-25) (70 яшь)
Ишембай, Башкортстан
Һөнәре шагыйрә

Халисә Сәгыйть кызы Мөдәррисовататар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1993 елдан).

Ул 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә дөньяга килә. Балачагы Иглин районының Үктәй авылында уза. Анда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый, күрше Нуриман районының Байгилде авылы мәктәбендә урта белем ала. 1970-1975 елларда Халисә Мөдәррисова Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегендә белем ала. Уку елларында ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университетның «Акчарлаклар» дип исемләнгән әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында басмаларында актив языша.

Университетны тәмамлаганнан соң, Халисә Мөдәррисова Илеш районында — укытучы, 1981-1985 елларда Нуриман районының Сәрүә урман хуҗалыгы бистәсендә — мәктәп мөдире, 2000 елга кадәр Нуриман район советы башкарма комитетында сәркатиб һәм район хакимиятенең агымдагы эшләр идарәчесе вазифаларын башкара. 2000 елдан шагыйрә — Нуриман район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе.

Халисә Мөдәррисованың лирик шигырьләре тупланган «Көмеш дага» исемле беренче китабы 1982 елда Башкортстан китап нәшриятында башкорт телендә чыга. Аннары шул ук нәшриятта «Җәй уртасы» (1993), «Былтыргы көз» (1995), «Балан» (1996) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Шәмәхә төн» (2003) исемле китабы басылып чыга. Халисә Мөдәррисова проза әсәрләре — хикәяләр һәм «Бәйге хакы» (2000), «Яр» (2002) исемле повестьлар авторы буларак та китап сөючеләргә таныш. Сюжеты драматик коллизияләргә корылган «Бәйге хакы» повесте «Казан утлары» журналының 2002 елгы 5 нче санында басылып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]