Халисә Шәйдуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халисә Шәйдуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Туган телдә исем-Халисә Хабибрахман кызы Шәйдуллина

         Туган-Татарстан Республикасы,Сарман авылы,2февраль 1939 нчы ел
         Милләт-татар
         Ватандашлыгы-Русия Федерациясе,Татарстан
         Һөнәре-шагыйрә,прозаик
         Бүләк һәм мәкәфәтләре-Хезмәт Ветераны
         
                               
                                                 Тормыш юлы

Җәлил бистәсендә яшәүче Халисә Хабибрахман кызы Шәйдуллина 2 февральнең 1939 елда туган.

Туган җире-Сарман .Ул үзебезнең Сарман ягыннан,40 ел якын гомерен элемтә хезмәтенә багышлаган .Бүгенге көндә  Җәлил бистәсендә яши.Халисә-сугыш чоры баласы.Әтисе-Хәбибрахман .Абыйсы Фәйзерахман сугыштан кайтмый.Кыз әнкәсе,өч туганы белән авыр тормышта яши. Ачлык,ялангачлыкны сүрәтләп бетерерлек сүзләр табып булмый.Ул бик кечкенәдән нуҗа камытын кия.Яшелчә бакчасында,ындыр табагында эшли.Күп кенә язмаларында сугыш ятименең зар-моңы,сагышы бер җептән үрелеп баруы –гаҗәп түгел.Дүртенче класстан соң,җәйге каникулда колхозда эшли.Җиденче классны тәмамлаган елны яшьтәшләре белән комбайннан салам төшерүдә эшли.Халисә сынауларда сынмый,бөтенесен эш белән баса.Еллар  нихәтле   генә  михнәтле булмасын, Халисә барысында түземлек белән кичерә. Укып чыгып,озак еллар,кырык ел чамасы,элемтэ системасында эшли.Ике бала анасы.Бүгенге көндә оныклары бар. Балалары югары белемле.
                                           
                              
                                           Иҗаты турында

«Җәлил чаткылары»әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзәсе.»Сарман»,»Татарстан яшьләре»,»Безнең гәҗит»,»Гыйбрәтханә» газеталарында язмалары басыла. «Җәлил чаткылары»әдәби-иҗат берләшмәсе

Ике китап авторы ; »Әйтеп калыйм», »Ә мин менә болай дип әйтәм…» Казан 2017 ел.Бу китапларга кергән шигырьләре ,язмалары урын алган. Авторның бу китапка кергән язмалары узгә. Аларда тасвирланган кешеләр-авылдашлары,хезмәтдәшләре… Тормышның бөтен якларын тирәнтен белеп ,вакыйгаларны гади, аңлаешлы ,йөгерек тел белән бәян итүенә хәйран калабыз ,зиһен-хәтеренә сокланабыз.

                          Ялгышлык та шактый булган икән,
                          Булды  егылып  борын  канаткан  чак.
                          Егылсам да,үзем торып  киттем,
                          Җитте көчем  тергезергә янә учак.

Язмаларында чагылдырылган туган җир,аның кешеләре язмышы,кылган гамәлләре,кинокадрлар кебек ,күз алдыннан йөгереп уза.

                          Оренбург якларында туган   
                          Татарның бер гади баласы,
                          Герой –исемеңне йөртә бистәм,
                          Барысы да алга ,барасы.
                          Кемдер улына шундый исем кушкан,
                          Муса диеп,зур өмет баглап,
                          Җәлил язмышларын язма,Раббым,
                          Өзелмәсен гомер богаудан.
                          Эшче,нефтьче,интеллигент,
                          Бар да хөрмәт белән искә ала.
                          Тыныч тормышта гомер кичереп,
                          Бистәм халкы гел атлый алга.

Хәлиса 65 яшендә яза башлый.Кулына каләм алуга,мөгаен,яши-яши җыелган тормыш тәҗрибәсе җитәрлек акыл-зиһен туплау да этәрә торгандыр.Февраль башында 80 яшь тулды.

                          Бу гомерләр узып барган саен,
                          Күңел нидер эзли,ашкына.
                          Мин дә иеләм кәгазь  өсләренә,
                          Уй  барында, ашыга-ашыга.
                          Ялгыш-хаталарым булган икән,
                          Бер Ходаем үзе кичерсен.
                          Өмет өстәп,минем язганнарым,
                          Кешеләргә шатлык китерсен.

Хезмәт калыплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]