Халкыбызның шигъри юлдашы Кол Гали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халкыбызның шигъри юлдашы Кол Гали latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Татар халкы илебезнең китап культурасы белән тирән бәйләнешле халыкларыннан санала. Аның хәзинәсендә бүгенге көнгә килеп җиткән борынгы китапларында ярым фольклор әсәрләр дә, зур-зур дастаннар да, шигърият кануннары да, башка өлкәләргә караган эшләр дә бар. Аерым бер могтәбәр урынны “Йосыф китабы” тота. Бөек Кол Галинең моннан 786 ел элек язган “Кыйссаи Йосыф” дастанын халык үзенчә шулай атаган. Ул татар халкының болгар дәвереннән бирле кадерләп саклаган, җанына иң якын китабы, бөтен тарих буена язмышын уртаклашкан юлдашы. Әсәрнең гомумгуманистик кыйммәте аның үз дәвере өчен гаять үткен яңгыраган һәм сәнгатьчә үтемле гәүдәләнгән үзәк идеясендә. Шагыйрь дөньяның иң зур байлыгы - ул кеше, дигән фикерне алга сөрә. Моны ул үзенең тышкы матурлыгы белән дә, әхлакый сафлыгы һәм рухани бөтенлеге белән дә камил шәхес булган Йосыф мисалында раслый. Мәсәлән, каһарманны коллыкка сату вакытында үлчәүнең бер ягына Мисыр патшасы хәзинәсендә булган барлык алтын – көмеш һәм асылташлар куела, икенче якка исә Йосыфны утырталар. Әмма хөкемдарның маллары аның авырлыгы кадәр тартмый. Кеше бәхетенең төп шарты – әхлакый сафлык, тугрылык, дигән фикер дә безнең җәмгыять алга сөргән идеалларга бик якын. Йосыф һәм Зөләйхә мисалында шагыйрь мәхәббәткә һәм гаилә бәхетенә юлның кеше хакын таптау аша түгел, бары намус һәм сафлык аша үтүен раслый. Дастандагы тынычлык пафосы, сугышсыз, тыныч тормышны данлау дәүләтебезнең бүгенге эчке һәм тышкы сәясәтенә гаять аваздаш яңгырый. Поэмада ата белән угылның кайнар мәхәббәте, туганнар ызгышын гаепләү, каһарманның саф , бөтен холкы, Зөләйхәнең гомер буена бер мәхәббәткә тугры булып калуы, көчле характеры, сабырлыгы һәм шулар нәтиҗәсендә һәр өч каһарманның (Йагъкубның, Йосыфның һәм Зөләйхәнең) бәхеткә ирешүе халыкны гасырлар дәвамында әхлакый тәрбияләп, аның якты өметенә юлдаш булып килгән. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының идея-сәнгатьчә үзенчәлеге, аның урта гасыр төрки поэзиясе һәм тулаем болгар – татар әдәбияты тарихында тоткан урыны, татар халкының рухани хәзинәсендә бу әсәрнең тиңсез абруе хакында махсус китаплар, мәкаләләр, уртак тикшеренүләр язылды, радио һәм телевизордан тапшырулар яңгырады. Шулай итеп, Кол Гали - шушы әсәре белән туган халкын һәм гомумән төрки әдәбиятны кешелекнең гүзәллек һәм затлы әхлак эзләнүләренә китереп кушкан бөек шәхесебез.