Эчтәлеккә күчү

Халтурино (Бәрәңге районы)

56°50′44″ с. ш. 49°28′20″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халтурино (Бәрәңге районы) latin yazuında])
Халтурино
Рәсми тел чирмеш теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Рус Лашмарые авылы җирлеге[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 9 (2010)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 159 метр
Почта индексы 425585
Карта

Халтурино яки Рус Туксыбае, Токсубай[2] (чирм. Халтурин почиҥга, рус. Халтурино) ― Мари Илнең Бәрәңге районында урнашкан татар авылы. Административ бүленеш ягыннан Рус Лашмарые авылы җирлеге составына керә.

Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында[3], Койлы елгасының сул ярында, 88К-004 автомобиль юлы янында, районның административ үзәге Бәрәңгедән төньяк-көнчыгышка таба якынча 15 километр (туры юлдан) ераклыкта урнашкан. Диңгез өсте биеклеге — 151 метр[4].

Климаты уртача континенталь, уртача салкын карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 2,2 °С, иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,5 °C; иң салкын айның (гыйнвар) уртача температурасы −14 °C. Көчле салкыннар торган чорның дәвамлылыгы уртача 127 көн.

Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 496 мм тәшкил итә, шуларның 70 %ы апрельдән октябрьгә кадәрге чорда ява.[5]

Халтурино авылы, бөтен Мари Ил кебек үк, Мәскәү вакыты булган сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытның UTCка карата тайпылышы +3: 00 тәшкил итә.[6]

Авыл атамасы авылга нигез салган Халтурин исемле крестьянга барып тоташа.[2]

XIX гасырда ул Нократ губернасының Уржум өязе Ирмучаш, Төрек волостьларына караган. 1920 елда Төрек волосте составында Сернур кантоны МАОга керә. 1924 елдан ул Мари-Төрек кантонында исәпләнә, аннан соңгы елларда Косолапов, Сернур районнарына күчерелә. 1977 елдан Бәрәңге районының Рус-Ляжмара авыл советында тора.[2]

Нократ губерна статкомитеты документларында Халтурино авылы Токсубай пүчинкәсе буларак 1846 елда барлыкка килә. 1859 елда Токсубайда 2 йорт, 18 кеше (8 ир — ат һәм 10 хатын-кыз) була. Уржум өязенең 1878—1883 еллардагы җирлекләре турындагы мәгълүматларда Токсубай (Халтурино) авылы буларак күрсәтелә. Авылда май язу заводы эшләгән. 1884 елгы хуҗалык исәбе мәгълүматларына караганда, биредә 16 йорт, 30 ревизия җаны, 108 кеше теркәлгән. Авыл халкына 386 дисәтинә җир беркетелгән. Һәр ревизия җанына 7,3 дисәтинә сөрүлек туры килә. Авыл Сернур-Мари-Төрек трактында урнашкан, бу сәүдә үсешенә ярдәм иткән.[2]

Монда дәүләт крестьяннары яшәгән. Җир Мари-Китнә авыл җәмгыятенә караган, анда Халтуринга караган 7 йорт хуҗаларының 28 дисәтинә җирләре булган. Халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. 51 ат, 46 савым сыеры, 50 баш эре мөгезле Һәм 221 вак терлеге булган.[2]

1923 елга Урыс Токсубае (Халтурино) авылы 31 йорттан, 205 кешедән тора, барысы да руслар. Халык аерым хуҗалык алып барган. 30 нчы еллар башында «Ключ» колхозына берләшәләр. Җитештерү биналары төзелә, башлангыч мәктәп ачыла.[2]

Бөек Ватан сугышы елларында Халтуринодан 12 кеше һәлак булган һәм хәбәрсез югалган, ә авылдан барлыгы 25 кеше яшәгән. Сугыштан соң Халтурин, Ишем, Хәсән авыллары колхозлары «Колос» колхозына берләшәләр. Алга таба авыл «Күгеш» совхозына, 1964 елдан «Ляжмарин» совхозына кертелә. Халтурин авылыннан үзәк утарга җитештерү биналары, терлекләр күчерелә. Авылда эш бетә. Бу яшьләрне шәһәрләргә китәргә мәҗбүр итә, авыл бушап кала. Соңрак авылга тирә-як татар авылларыннан кешеләр бераз күченеп килә. Авылның мәдәни тормышы үзәге җирле мәктәп була. 1960 елларда халтурино башлангыч мәктәбендә якындагы Хәсән, Александрово авыллары балалары укый.[2]

1988 елга Халтуринда бары тик 8 йорт, 23 кеше, шул исәптән 9 эшкә сәләтле кеше генә калган. Авыл халкы 4 коедан торган кое суыннан файдаланган.[2]

Халык саны
2010[7]
9

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 6 кешедән 83 % тәшкил иткән.[8] 2010 елда 9 кеше яшәгән.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

2002 ел башына авылда 5 йорт калган. Халтуринолылар баллоннарда газ кулланганнар. Сәүдә, медицина хезмәте күрсәтү, көнкүреш учреждениеләре булмаган. Медицина хезмәтен Ляжмарино ФАП хезмәткәрләре тәэмин итә.

Барлык халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар, бер гаиләдә сыер, 4 гаиләдә кош-корт асраганнар. Фәйзрахмановлар гаиләсе эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән.[2]

  1. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 Сайт «Родная Вятка».
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Lyazhberdino. GeoNames.
  5. Схема территориального планирования муниципального образования «Параньгинский муниципальный район» Республики Марий Эл. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 2023-08-15 тикшерелгән.
  6. Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
  7. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
  8. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  • Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов : [рус. дореф.]. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1876. — Вып. X : Вятская губерния / Обработан Старшим редактором Е. Огородниковым. — CXXV, [2], 1 л. к., табл:993 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).