Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте latin yazuında])
Вриндаванда ИСККОН мандиры (Кришна Баларам Мандир).
Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятен нигезләүчесе Бхактиведанта Свами Прабхупада.

Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (Инглиз телендә: International Society for Krishna Consciousness) яки ИСККОН - ул Гаудия-вайшнав дини оешмасы. ИСККОН 1966 елда Нью-Йоркта Ачарья Бхактиведанта Свами Прабхупада тарафыннан нигезләнгән булган. Аның төп ышанулары Һинд дине язмаларына, хосусан, Бхагавад Гитага һәм Шримад Бхагаватамга һәм Һиндстанда XV гасырдан бирле һәм 1900-ынчы еллардан бирле Америка һәм Европа тугърылары булган Гаудия-вайшнавизм традициясенә нигезләнгән.
Россия территориясендә ИСККОН-ның эшчәнлеге Бхактиведанта Свами Прабхупаданың Советлар Союзына 1971 елда сәфәреннән башланган. 1980-елларда Советлар Союзында яшәгән Кришнаитлар Советлар Союзы дәүләт тарафыннан динне һәм дини эзәрлекләү сәясәте үткәрелгәнгә репрессияләргә дучар булганнар.
1988 елда исә ИСККОН законлы дини оешма булып танылган булган һәм легальләшкән булган.
Хәзерге көндә ИСККОН 400-дән артык мандиры (гыйбадәтханәсе), 60 авыл хуҗалыгы җәмәгате, 50 мәктәбе һәм 60 вегетариан рестораны булган "бөтендөнья конфедерация"се булып тора.
Прабхупада үзе Веда абруен таныган традиция өчен Санатана-дхарма һәм Варнашрама-дхарма төгәлрәк төшенчәләр итеп тәкъдим итә. ИСККОН Кришнаны Ходайның барлык аватарларның чыганагы дип тасвирлый.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]