Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Гыйбадәтханәсе, Уджджайн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Гыйбадәтханәсе, Уджджайн latin yazuında])
Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Гыйбадәтханәсе, Уджджайн

Һиндстанның Мадхья Прадеш штатында, Уджджайнда ИСККОН (Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте) гыйбадәтханәсе.

"Уджджайн гыйбадәтханәләр шәһәре, анда 2000 гыйбадәтханәдән күбрәк һәм ул Һиндстанда иң алкышлы дини сәфәр кылу урыннарының берсе."[1] Ходай Кришна Уджджайнда бертуганы Бараларама белән укыган дип ышаныла. Ул Уджджайнда Нандхеда Автобус Тукталышы янында урнашкан.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә 2006 елда ачылган булган. Ул Макрана шәһәреннән ак мәрмәрдән төзелгән булган. Макрана Раджастхан штатында урнашкан һәм шулай ук Таҗ Маһал төзелешендә кулланылган ак мәрмәре өчен мәшһүр. "Гыйбадәтханәдә өч sancta sanctorum бар, анда Кришна һәм Радха һәм башка Гопилар, Баларама һәм Кришна һәм Нитаай Гаур (Кришна һәм Баларама инкарнацияләре) потлары урнашкан.[2] Ул Уджджайнда һәм Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятендә бердәнбер тулысынча Кояш энергиясеннән электр тукланулы гыйбадәтханә булып тора.

Фестивальләр һәм Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәдә Ходай Кришна тирәли булган күп Санатана-дхарма фестивальләре бәйрәм ителә. Иң зур бәйрәм итүләрнең берсе булып Джанмаштами. Джанмаштами ул Бһадрапада (Август-Сентябрь) аеның караңгы ике атнасында сигезенче көндә (аштами) Кришна Ходаеның тууын (джанма) бәйрәм итү."[3] Бу бәйрәм итүләргә ризык тәкъдим итүләр, догалар һәм Кришнаның тууын бәйрәм итү өчен гимннар җырлау керә.[4] Башка фестивальләргә Гуру Пурнима, Ратха-ятра, Радхаштами, һәм Гопаштами тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bansal, Arpita (2013). «Mega Events as Catalyst for Urban Transformation-A Case of Kumbh Mela in Ujjain». Academia.edu.
  2. Rathod, Vishal (n.d.). ISKCON TEMPLE, UJJAIN.
  3. Janmashtami | Hindu festival (ингл.), Encyclopedia Britannica.
  4. Ujjain celebrates Janmashtami with religious fervour (4 September 2018).