Эчтәлеккә күчү

Халыкара Славян Каналы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара Славян Каналы latin yazuında])

Халыкара Славян Каналы (рус. Международный Славянский Канал, укр. Міжнародний Слов'янський Канал, ингл. Slavonic Channel International) — рус, украин һәм инглиз телләрендә тапшырулар чыгаручы славян каналы.

Бөтен дөнья славяннарының һәм барлык славян җәмгыятьләренең эшчәнлеген төрле яктан ачу, аларның борынгы тарихын барлау, бай мәдәниятләрен күрсәтү өчен барлыкка китерелгән. Ул көне-төне эшли һәм 1 млрд 202 млн кеше яшәгән җирне каплап ала. Тапшырулар бер үк вакытта дүрт телдә: русча, украинча, инглизчә һәм телевизион продуктны җитештерүче ил телендә алып барыла. Киләчәктә тапшыру бер үк вакытта славян илләре телләрендә, шулай ук французча, немецча, испанча, португалча, гарәпчә һәм кытайча алып барылачак.

Элеккеге ССРБ җирлегеннән иярчен аркылы тапшыру тәҗрибәсе булып Украина территориясеннән "Халыкара Славян каналы"ның эшли башлавы санала. Тәҗрибә рәвешендә эфирга чыгу 1994 елның 14 декабреннән 1995 елның 15 маена кадәр алып барыла. Проект авторлары булып Иваненко Владимир Александрович һәм Иваненко Валерия Владимировна торалар.

  • Мащенко И. Г. Телевидение в Украине. Том первый "Телевидение de facto". - Николаев, 1998. - 341 с.