Халыкара лингвистлар конгрессы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара лингвистлар конгрессы latin yazuında])
Халыкара лингвистлар конгрессы
International Congress of Linguists, ICL
Баш-фатир:

Нидерландлар байрагы, Лейден гербы Лейден

Оешма төре:

халыкара оешма

Рәсми теле:

инглиз, француз

Җитәкчеләр
конгресс президенты

кабул итүче ил вәкиле

Фәнни комитет рәисе

Аустралия байрагы доктор Дэвид Брэдли

Нигезләү

1928 ел, Лейден гербы Лейден

ciplnet.com

Халыкара лингвистлар конгрессы (ингл. International Congress of Linguists, ICL) — дөньякүләм тел белгечләре конгрессы, тел белгечләренең иң олуг җыены. 1928 елда Нидерландның Гаага шәһәрендә нигез салынган. Соңгы 20нче конгресс Кейптаунда (Көньяк Африка Республикасы) 2018 елның 2-6 июлендә үткәрелгән. Киләсе 21нче конгресс Казанда 2023 елның 25 июненнән алып 2 июленә кадәр КФУ җирлегендә узачак.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ICL — дөньякүләм тел белгечләре конгрессы, аңа нигез 1928 елда, Нидерландның Гаага шәһәрендә, Беренче халыкара тел белгечләре конгрессында салынган — Лингвистларның даими халыкара комитеты (CIPL) шул вакытта оешкан. Гаагада узган Беренче конгрессны уздыру башлангычы белән ике голландияле галим: Лейден университеты профессоры Кристиан Корнелиус Уленбек (1866—1951, C. C. Uhlenbeck) һәм Неймеген университеты профессоры Й. Схрейнен (J. Schrijnen) чыга. Фрранцуз лингвисты Антуан Мейе (Antoine Meillet) конгрессларны өч елга бер уздырырга тәкъдим итә. Конгрессларны нәтиҗәле уздыру өчен башкарма комитет төзелә (комитетка Генераль сәркатип Й. Шринен, билгеле галимнәр арасыннан ун әгъза сайлана: Bally, Boas, Brockelmann, Jespersen, Daniel Jones, Karlgren, Kretschmer, Meillet, Rozwadowski һәм Trombetti).

Башкарма комитет биш елга бер мәртәбә Халыкара лингвистика конгрессы (ICL) уздыра. Халыкара конгресс эшендә барлык континентлардан меңнән артык лингвист катнаша.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лингвистларның даими халыкара комитеты (CIPL) — коммерцияле булмаган, хөкүмәтнеке булмаган оешма, аның максаты — бөтен дөньяда лингвистика белемнәрен популярлаштыру, лингвистика фәнен үстерү һәм лингвистлар арасында хезмәттәшлекне стимуллаштыру.

Халыкара лингвистлар конгресслары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елдан башлап һәр биш ел саен үткәрелә торган лингвистлар конгресслары акрынлап колачын киңәйтә һәм халыкара җыелышларга әверелә. Беренче конгрессларда, нигездә, Көнбатыш Аурупа илләреннән чикләнгән санда гына галимнәр катнаша (катнашучыларның гомуми саны ике-өч йөздән артмый). Хәзерге вакытта лингвистлар конгрессларында барлык кыйтгалардан меңнән артык лингвист катнаша. Шулай итеп, тәкъдим ителгән докладларның саны, шулай ук эш күләме дә арта.

Конгрессларда фикер алышына торган темалар (мәсәлән, 2018 елда Кейптаунда (КАР) узган 20нче конгрессның темасы: «Тел динамикасы») лингвистиканың фән буларак тиз үсешен һәм аның психология, социология, антропология, фәлсәфә һәм башка фәннәр белән күптөрле бәйләнешен чагылдыра. Хәзерге вакытта бер генә галим дә бөтен лингвистик әдәбиятны белүгә дәгъва итә алмый. Социолингвистика, психолингвистика һәм семантика кебек тагын да чикләнгән өлкәләр шундый темплар белән үсә ки, аерым галимнәргә ышанычлы библиографик ярдәмнән башка аларга иярү авырая бара.

Һәр биш ел саен CIPL, лингвистик тикшеренүләрнең милли комитетлары белән тыгыз хезмәттәшлектә, халыкара лингвистлар конгрессын (ICL) оештыра[1].

  1. ICL1 Нидерландлар байрагы 1928 Гаага
  2. ICL2 Швейцария байрагы 1931 Женева
  3. ICL3 Италия байрагы 1933 Рим
  4. ICL4 Дания байрагы 1936 Копенгаген
  5. ICL5 Бельгия байрагы 1939 Брюссель
  6. ICL6 Франция байрагы 1948 Париж
  7. ICL7 Англия байрагы 1952 Лондон
  8. ICL8 Норвегия байрагы 1957 Осло
  9. ICL9 АКШ байрагы 1962 Кембридж
  10. ICL10 Румыния байрагы 1967 Бухарест
  11. ICL11 Италия байрагы 1972 Болонья
  12. ICL12 Австрия байрагы 1977 Вена
  13. ICL13 Япония байрагы 1982 Токио
  14. ICL14 Алмания байрагы 1987 Берлин
  15. ICL15 Канада байрагы 1992 Квебек
  16. ICL16 Франция байрагы 1997 Париж
  17. ICL17 Чехия байрагы 2003 Прага
  18. ICL18 Көньяк Корея байрагы 2008 Сеул
  19. ICL19 Швейцария байрагы 2013 Женева
  20. ICL20 КАҖ байрагы 2018 Кейптаун[2]
  21. ICL21 Россия байрагы (Татарстан байрагы) 2023 Казан

ICL21[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара тел белгечләре комитетының башкарма комитеты (CIPL – Comité International Permanent des Linguistes) игълан итүенчә (рәсми сайтта инглиз, рус, татар телләрендә), алдагы 21нче Халыкара тел белгечләренең ICL конгрессы Казанда (Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы), 2023 елның 25 июнь – 2 июль аралыгында узачак. ICL21 конгрессын Казан федераль университеты (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, проф. Рәдиф Җамалетдинов) һәм Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты (Мәскәү) оештырачак.

Казан лингвистика мәктәбе дөньякүләм тел гыйлеменең иң танылган фәнни мәктәпләренең берсе булып тора һәм үз тарихын XIX гасырның 70 нче елларыннан исәпләп алып бара. Ул XX гасыр тел гыйлеменең йөзен билгеләп, күп кенә фәнни проблемаларга һәм тел гыйлеменең фәнни тармакларына нигез сала[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. International Congress of Linguists 2020 елның 8 июль көнендә архивланган.(ингл.)
  2. 20-й Международный конгресс лингвистов: динамика языка (2-6 июля 2018г., Кейптаун). Известия РАН, 24.06.2019(рус.)
  3. Зилә Мөбәрәкҗанова. Тел белгечләренең иң олуг җыены. Мәдәни Җомга, 2020 ел, 3 июль, 4нче бит
  4. 21 Халыкара тел белгечләренең ICL конгрессы, Казан шәһәре, 25 июнь - 2 июль, 2023 ел. 2020 елның 8 июль көнендә архивланган. ciplnet.com(ингл.)(рус.)(тат.)
  5. Международный Конгресс лингвистов состоится в Казани в 2023 году. invest.tatarstan.ru, 25.06.2020(рус.)