Эчтәлеккә күчү

Халыкара сәүдә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара сәүдә latin yazuında])
Халыкара сәүдә
Рәсем
Кайда өйрәнелә халыкара сәүдә[d]
Моның каршысы илэче сәүдә[d]
 Халыкара сәүдә Викиҗыентыкта

Халыкара сәүдә — дөньяның барлык илләр тышкы сәүдәләреннән торган халыкара товар-акча мөнәсәбәтләре системасы.

Халыкара сәүдә XVI — XVIII гасырларда дөнья базарлары барлыкка килү процессында барлыкка килә. Аның үсеше — Яңа заман дөнья икътисады үсешенең мөһим факторларының берсе.

Әгәр халыкара эш бүлешү бар икән, димәк, халыкара сәүдә дә яшәп килә. Ил нинди генә зур булса да, үзенә кирәкле барлык товарларны да җитештерә алмый. Шулай да эре һәм бай илләр кирәкле уңайлыклар белән үзләрен яхшырак тәэмин итә ала. Шуның өстенә, әгәр ул илдә халык саны да зур булса, аның эчке базары гаять зур һәм башка илләргә чыгарырга кирәк булган артык товарлар азрак кала дигән сүз.

Халыкара сәүдәнең төп терминнары — экспорт, импорт һәм сәүдә балансы сальдосы.

Борынгы заманнарда зур юлларга товарлар ташу куркыныч, кыйммәтле һәм озак вакытлы булган. Шуңа күрә халыкара сәүдә, нигездә, кыйммәтләре аз булган товарлар белән генә алып барыла: кыйммәтле ташлар һәм металллар, тәмләткечләр, кайбер тукымалар (бигрәк тә йон һәм ефәк), йон һәм шәраб. Халыкара сәүдәгә җитештерелгән продукциянең аз өлеше генә катнаша[1][2].

Халыкара сәүдәнең тарихы бик борынгыдан килә. Ул илләр арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрнең беренче формасы. Сез тарих фәненнән белгәнчә, XVII—XVIII гасырларда иң зур сәүдә державасы Нидерланд була, аңардан соң — Бөекбри- тания.

XVII йөздә үк икътисадчы галимнәр «Нигә илләр бер-берсе белән сәүдә итә?» дигән сорау белән кызыксына. Ул вакытта алар тышкы сәүдә алтынны гәүдәләндергән байлык булдыра дип уйлыйлар һәм хөкүмәтләрне ил өчен күбрәк алтын керсен дип күбрәк товар чыгарырга, ә алтынның читкә китүен бул- дырмастан, әзрәк товар кертергә чакыралар.

Әмма сәнәгать революциясе булган һәм төрле мануфактуралар, фабрикалар үсеш ала башлаган XVIII гасырда ук сәүдәгә караш үзгәрә. Шотландия галиме Адам Смит "күп күләмдә алтынга ия буларак, байлык турында"гы идеяне тәнкыйтьли һәм гади продуктлар булганда дәүләткә алтын кирәк булмавын күрсәтә.[3]

А.Смит эш бүленешен югары бәяли һәм теләсә кайсы ил гражданы өчен чит ил товарларын сатып алу, бигрәк тә әгәр алар арзанрак булсалар, отышлы дип саный. Галим тышкы сәүдәдә абсолют өстенлек теориясен эшли, аның асылы шунда ки: бериш илләр товарларны икенчеләренә караганда нәтиҗәлерәк җитештерә ала, ди ул; шуңа да башка илләр белән ирекле сәүдәдә абсолют өстенлеккә ия. Россия, мәсәлән, газ буенча абсолют өстенлеккә ия, чөнки ул аны башкаларның барысыннан да күбрәк җитештерә. Безнең ил газны Европаның нык үскән илләренә җиһазларга алыштыру бәрабәренә җибәрә, чөнки соңгысын җитештерү бездә начаррак бара.[4]

XVIII гасырда Англиянең башка бер икътисадчысы Давид Рикардо тышкы сәүдәдә чагыштырмача өстенлек теориясен эшли. Аның асылы шунда: ил уртача чыгымнары шундый ук товарны башка илдә җитештергәндәгедән чагыштырмача кимрәк булган товарлар чыгару буенча махсуслашырга тиеш. Д.Рикардо мисал сыйфатында Англия белән Португалия арасында постау белән (исегездәме, Англия ул чакта «дөнья остаханәсе» була) шәраб алмашуны китерә, чөнки Португалия Англиядән көньяктарак, һәм анда йөзем үстерү өчен шартлар уңайрак.

Хәзерге вакытта барлык илләр диярлек дөнья сәүдәсенә җәлеп ителгән. Әмма аерым илләрнең дөнья экспорты һәм импортындагы чагыштырма нисбәте нык аерыла. 2000 елда алдынгы илләрнең дөнья сәүдәсендәге өлеше экспорт буенча 72 %, ә импорт буенча 75,8 % була[5].

Дөнья экспортында һәм импортында иң зур өлеш АКШка туры килә — тиңдәшле рәвештә 13 һәм 20,3 %; икенче урында Германия — 8,9 һәм 8,1 %; өченчедә — Япония — 8,0 һәм 6,1 %. Россия өлеше бик тыйнак: дөнья экспортында — 1,7 %, ә дөнья импортында — 0,5 %.[1][6]