Халыкара шоколад көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара шоколад көне latin yazuında])

Халыкара шоколад көне (ингл. World Chocolate Day) — ел саен 11 июль көнне билгеләнгән бәйрәм. Бу көннән башка шулай ук 4 сентябрь көнне шундый ук исемле көн бар.

Халыкара шоколад көне ватаны булып Франция санала. Нәкъ французлар 1995 елда бу бәйрәмгә нигез салдылар.

Бу яшь бәйрәм тиз зур популярлык яулый. Ул шулай ук Алмания, Италия, Швейцария һәм башка Европа илләрендә билгеләнә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]