Халык иҗаты һәм көнкүреше музее (Зирекле)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халык иҗаты һәм көнкүреше музее (Зирекле) latin yazuında])
Халык иҗаты һәм көнкүреше музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Яңа Чишмә районы
Урын Зирекле (Яңа Чишмә районы)
Мидхәт Газыймов
исемендәге
Халык иҗаты һәм көнкүреше музее
Нигезләү датасы 1992
Урын 423185 ТР, Яңа Чишмә районы, Зирекле, Ленин ур.,66.
Директор Лидия Зөфәр кызы Лотфуллина
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Халык иҗаты һәм көнкүреше музее, Мидхәт Газыймов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музее (рус. Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова) — Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Яңа Чишмә районы һәм Зирекле авылы тарихы белән таныштыра.

Филиал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейның нигезен 1982 елның 1 сентябрендә ачылган «Чыгарылыш сыйныфлар музее» тәшкил итә. 1992 елның 29 декабрендә ТР мәдәният министрлыгының 244нче боерыгы белән Зирекледә халык иҗаты һәм көнкүреше музее оештырыла. 2010 елдан муниципаль бюджет мәдәният оешмасы. Музейны нигезләүче — Мидхәт Гариф улы Газыймов (1942―2022), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2000)[1][2].

2012 елда Яңа Чишмәдә филиалы ачыла (2014 елдан мөстәкыйль оешма).

Музей эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе — мәдәни байлыкны, татар халкының кул эшләре төрләрен өйрәнү.

2019 елның 30 апрелендә музейда «Шешма һәм Кичү елгалары бассейнында кеше һәм табигать. Зирекле һәм Әдәмсә татар авыллары: тарих һәм мәдәният проблемалары» темасына халыкара конференция уздырыла[3].

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей фондында 2 258 саклау берәмлеге экспонат бар, шулар арасында чигүле сөлге, намазлык, челтәр кайма тупланмалары урын алган.

Зирекле авылының 17701930 еллардагы тарихы, Яңа Чишмә волосте, Яңа Чишмә районы һәм аның тирә-ягындагы авыллар барлыкка килү тарихы турында материаллар тупланган.

Яңа Чишмә һәм Ямаш районнары авылларыннан (барлыгы 125 торак пункт, кайберсе юкка чыккан) 19411945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар исемлеге куелган.

Авыл мәктәбе һәм «Яңа тормыш» («Дружба», «Кичуй») күмәк хуҗалыгы тарихлары белән танышырга мөмкин.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зирекле мәктәбен тәмамлаучылар һәм аларның укытучылары
  • Зирекле авылы туку-чигү осталары эшләре
  • Авылның көнкүреш әйберләре
  • Зирекле хатын-кызларының бизәнү әйберләре һәм киемнәре
  • Зиреклеләр Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда
  • Музей китапханәсе
  • Авыл өе
  • Авыл тарихы һәм музей архивы
  • Без мәктәпкә барабыз
  • Якташ язучылар
  • Әби-бабайлар балачакта уйнаган уеннар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мидхат Гарифович Газымов 2020 елның 15 август көнендә архивланган.. Ассоциация-музеев-татарстана.рф(рус.)
  2. Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее 2019 елның 18 июль көнендә архивланган.. Яңа Чишмә районы сайты
  3. Зирекледә туган якны өйрәнүчеләр конференциясе. БТК сайты, 06.05.2019

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. Г. Газыймов. Зиреклем зирекләре. Казан: Школа, 2009.
  2. Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее (төзүчесе М. Г. Газыймов). Казан: Школа, 2017.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]