Хамматов Шәрифулла Хәбибулла улы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хамматов Шәрифулла Хәбибулла улы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Хамматов Шәрифулла Хәбибулла улы (1893-1918) — революционер. Златоуст өязе халык комиссариаты советының милләтләр буенча комиссары (1918).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хамматов Шәрифулла Хәбибулла улы 1893 елда Уфа губернасы Златоуст өязе (хәзерге Башкортстан) Лаклы авылында крестиян гаиләсендә туган[1].

Шәрифулла бәләкәйдән зирәклеге белән аерылып торган, иртә укырга өйрәнә. Башта Лаклы авылындагы «Әхмәдия» мәдрәсәсендә белем ала, аннары Лаклы ир балалар өчен рус-башкорт земство мәктәбенә күчә. Ул бигрәк тә биология фәне белән кызыксына.

1915 елда Красноуфимск авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. Пермь губернасы Камышлов өязендә агроном булып эшли. 1914 елдан РСДРП әгъзасы[2].

Көрәш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1915 ел азагында армиягә алына, Златоуст шәһәрендә 39нчы Томск запас җәяүле полкында хезмәт итә. Салдатлар арасында пропаганда эшмәкәрлеге өчен, кулга алына һәм фронтка озатыла. Беренче дөнья һәм Ватандашлар сугышларында катнаша.

1917 елның августында, сугыштан әйләнеп кайту белән кызыл гвардияче дружинниклар һәм крестиян активистлары арасында җыен үткәрә. Үзләренең штабын булдыралар.

1918 елның 1 апрелендә Советларның Златоуст өязе съезында Шәрифулла Хамматов Златоуст өязе халык комиссарлары советының милләтләр буенча комиссары итеп сайлана.

1918 елның май азагында Ак чехлар корпусы күтәрелеше барышында отряд белән җитәкчелек итә һәм Уржумка станциясендәге алышта катнаша.

1918 елның июнендә большевикларга каршы болага күтәрүчеләргә кушылган урындагы крестияннәр тарафыннан кулга алына. Алар ревком штабына һөҗүм итә, дружинникларны коралсызландыралар.

Шәрифулла Хамматовны каты тукмыйлар. Ул баш күтәрүчеләргә тәэсир итәргә маташа, әммә аның мөрәҗәгате кире кагыла. Аны һәм дружинникларны бер байның сараена биклиләр. Ярдәмгә килеп җиткән кызылармеецлар гына аны үлемнән коткара. Хамматов Златоуст ягына чигенергә карар итә. Ләкин төнлә ул тагын да әсирлеккә алына. Көчле конвой сагы астында Үрге Кыйгы авылына җибәрелә. Барышлый Кыйгы районы Иске Мөхәммәт авылында Омурзак байның өендә тукталалар. Анда Хамматовны бик каты газаплыйлар.

Үрге Кыйгы авылында болачылар ис киткес котырына, алар Совет власын яклаган һәр кемне юк итәргә ынтыла. Законлы гамәл шартын күрсәтеп халыкны алдау максатында, алар, имеш, «тәфтиш комиссияләре» оештыралар. Югары Кыйгыда комиссия башында сәүдәгәр Сәмигулла Гатауллин торган.

Хамматовтан ерткычларча сорау алалар. Аның арка тиресеннән йолдыз кисәләр, танавын, колагын кыркалар.

Әммә җәлладләр аның җиңүгә ышанычын сындыра алмый. Танымаслык булып зәгыйфьләнгән, кансыраган Шәрифулла Хамматов 1918 елның 22 июнь төненә каршы Үрге Кыйгыда атып үтерелә.

Шаһитлар әйтүенчә, Хамматов дошманнарга болай дип кычкырган:

Сез мине үтерәсез, әмма минем урыныма тистәләгән кеше басачак. Сез Совет властын буып ташларга телисез, ләкин сезнеңчә килеп чыкмас

1920 елда гына аның гәүдәсе Үрге Кыйгыда кардәш каберлегенә җирләнә.

1967 елда, Октябрь революциясенең 50 еллыгын билгеләгән көннәрдә, комиссар Шәрифулла Хамматовның гәүдәсен якташлары Үрге Кыйгыдагы тугандаш каберлегенән алып кайтып туган авылы Лаклы үзәгендәге скверда җирләде. Каберенә обелиск куелды.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лаклы авылында совет чорында Шәрифулла Хамматов исемендәге данлыклы колхоз бар иде.
  • Лаклы авылында аның хөрмәтенә урам аталган һәм мәдәният йорты каршында обелиск куелган.
  • 1984 елның гыйнварында, 1994 елда Лаклы мәдәният йортында Ш. Хамматовның 90 һәм 100 яше тантаналы билгеләнде.
  • 1991 елның июнь аенда Лаклы җәмәгатьчелеге Хамматов исемендәге колхозның 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.
  • 1958 елда Уфа шәһәре Дим районы урамнарының берсенә аның исеме бирелә[1].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зия Аскатович Аминев.Октябрьская социалистическая ихтилал и гражданская война в Башкирии: 1917-1919 гг. Башкирское книжное издательство,1966,482 с.
  • Гибадуллин В. Г., Гафаров Х. А., Ахмадиев Б. Х. На земле легендарного Салавата. Уфа, 1988.
  • Зинуров Г. Н. История села Лаклы, Уфа, 2004.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Он от земли Салаватской // Уфа-гид
  2. Окунцев Ю. Хамматов Шарифулла Хабибуллович // Златоустовская энциклопедия.