Харбин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харбин latin yazuında])
Харбин
Карта
Ил Кытай
Провинция Хейлоңҗаң
Координатлар 45°45'0"тн, 126°38'0"кнч
Башлык Сунь Чжэ[d]
Нигезләнгән 1898
Мәйдан 7 068 км²
Рәсми тел кытай теле
Халык саны 10 635 971 кеше
Сәгать кушагы UTC+8
Телефон коды 451
Почта индексы 150000
Рәсми сайт harbin.gov.cn/russia/index.php
Кардәш шәһәрләр Пучон, Гиватаим[d], Магдебург, Миннеаполис, Краснодар[1], Винер-Нойштадт, Витебск, Эдмонтон, Чиаңмай[2][3], Плоешт, Әңкориҗ, Якутск, Варшау, Хабаровск, Орһус, Ниигата, Асахикава, Гриффит[d], Ньиредьһаза, Гомель, Даугавпилс[4][5], Красноярск, Мурманск[6], Ужитсе[7], Ндола[d] һәм Владивосток[8][9]

Харби́н (哈爾濱|哈尔滨, Hā'ěrbīn) — Хейлоңҗаң чик буе Кытай провинциясенең административ үзәге. Кытайның төньяк-көнчыгышында урнашкан иң зур шәһәрләрнең берсе. Халкы алты миллион кешегә якын, шәһәр янындагыларны да исәпкә алсаң — ун миллион.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай-Көнчыгыш тимер юлын төзегән вакытта нигез салынган Харбин шәһәре кайчандыр Россиянең Кытай территориясендәге бер өлеше була. ХХ йөз башларында Ерак Көнчыгышта сәүдә белән шөгыльләнгән татарларның үз эшләрен юлга куя алуларын ишеткән яшьләрнең кайберләре авылларын ташлап Ерак Көнчыгышка киләләр һәм шулай итеп, анда татар районнары барлыкка килә башлый. Манчжуриянең мәдәният һәм сәүдә үзәге булган Харбин шәһәрендә дә бер татар районы корыла һәм анда мәчет, мәктәп төзелә, әдәби түгәрәк тә корыла. Бу эшләрне оештыруда күп хезмәтләр куйган кеше Гыйнаятулла мелла булган. Татар мәхәлләсе елдан-ел үсә, көчәя барган, чөнки 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң килгән качаклар да шушында урнашып калырга тырышканнар. Шулай итеп, Харбин шәһәре илләреннән аерылган татарларның мәркәзенә әверелгән.

1949 елда бөтен Ерак Көнчыгыш һәм Харбин коммунистлар кулына күчә. Россиядән күчеп киткән мөһәҗирләрнең дә хәлләре начарлана, чөнки алар арасында кулга алулар, ә кулга алынганнарны Россия төрмәләренә озату башлана. Мөһаҗирләр моннан котылу юлын яки төрле илләргә качу юлларын эзли башлыйлар, чөнки һәр киләчәк көн аларга куркынычлар һәм малларын югалту белән яный иде.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Харита # Исем Кытайча
Гадиләштерелгән/Гадәти
Пиньинь Халык саны
(2010-11-01)
Мәйдан (км²)

Шәһәр районнары
1 Даоли районы 道里区/道里區 Dàolǐ Qū 923,762 479.2
2 Нәнгаң районы 南岗区/南崗區 Nángǎng Qū 1,343,857 182.9
3 Даувай районы 道外区/道外區 Dàowài Qū 906,421 618.6
4 Чаңфаң районы 香坊区/香坊區 Xiāngfáng Qū 916,408 339.5
5 Пиңфаң районы 平房区/平房區 Píngfáng Qū 190,253 98.0
6 Суңбей районы 松北区/松北區 Sōngběi Qū 236,848 736.3
7 Хулән районы 呼兰区/呼蘭區 Hūlán Qū 764,534 2,185.9
8 Ачың районы 阿城区/阿城區 Àchéng Qū 596,856 2,452.1
9 Шуаңчың районы 双城区/雙城區 Shuāngchéng Qū 825,634 3,112.0
Шәһәр өязләре
10 Шаңҗи 尚志市/尚志市 Shàngzhì Shì 585,386 8,824.9
11 Вучаң 五常市/五常市 Wǔcháng Shì 881,224 7,502.0
Өязләр
12 Илан өязе 依兰县/依蘭縣 Yīlán Xiàn 388,319 4,616.0
13 Фаңҗың өязе 方正县/方正縣 Fāngzhèng Xiàn 203,853 2,968.6
14 Бин өязе 宾县/賓縣 Bīn Xiàn 551,271 3,844.7
15 Баянь өязе 巴彦县/巴彥縣 Bāyàn Xiàn 590,555 3,137.7
16 Мулән өязе 木兰县/木蘭縣 Mùlán Xiàn 277,685 3,600.0
17 Туңхы өязе 通河县/通河縣 Tōnghé Xiàn 210,650 5,675.5
18 Яньшу өязе 延寿县/延壽縣 Yánshòu Xiàn 242,455 3,149.6

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт төене, аэропорт. Машиналар төзү, нефть һәм химия сәнәгатьләре өчен җиһазлар эшләп чыгару, көймәләр төзү, әсбаплар төзү, станоклар төзү, вагоннар төзү, шарлы подшипникларны җитештерү. Химия, фармацевтика, тукыма, күн, азык-төлек, агач эшкәртү, кәгазь сәнәгатьләре, төзелеш матиалларны җитештерү.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://krd.ru/administratsiya/administratsii-krasnodara/upravlenie-kontrolya-i-protokola/mezhdunarodnye-svyazi/goroda-pobratimy/harbin/
  2. http://www.chiangmai.go.th/meet_file/sarupCM2556.pdf
  3. http://e.my399.com/change/2013-05-30/391.html
  4. https://www.daugavpils.lv/en/assets/upload/Daugavpils_majas_lapai_EN_18.pdf
  5. https://old.daugavpils.lv/en/46
  6. https://www.murman.ru/news/2016/09/09/1313
  7. http://www.politika.rs/scc/clanak/417086/Uzice-zbratimljeno-sa-125-puta-brojnijim-kineskim-gradom
  8. https://topovl.ru/netcat_files/userfiles/vladivostok-sister-cities/016-Harbin-city.pdf
  9. https://topovl.ru/vladivostok-sister-cities/