Харбин җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харбин җәмигъ мәчете latin yazuında])
Мәчет
Харбин җәмигъ мәчете 
Ил Кытай
Шәһәр Харбин
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Халәте гамәлдә

Харбин җәмигъ мәчете Кытайда Харбин каласында урнашкан мәчет. Башта мәчет агач һәм кирпечтән 1897 елда төзелгән була. 1904 елда мәчет яңартылып төзелә. 1935 елда мәхәллә кешелере акчасына яңартыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр азагында Рәсәй империясе Кытай Көнчыгыш тимер юлын төзелешендә күп татарлар катнаша. 1898 елда Рәсәй баш станциясенә нигез сала, соңрак ул Харбин шәһәренә әйләнә, аның исеме чыгышының берничә версиясе бар, берсе - "хәрби" татар сүзеннән чыккандыр. Харбин каласы - Кытай җирендә Рәсәйнең хәрби-икътисади таяну ноктасы булып торган, ә төзелгән тимер юл Чита һәм Владивосток, Порт-Артур иң кыска юл белән тоташтыра.

Харбинга беренче татарлар Пенза һәм Тамбов губернасыннан килгәннәр һәм тимер юлда эшләгәннәр. 1900 елда Кытай Көнчыгыш тимер юл идарәсе татар дини җәмгыятенә Җәмигъ мәчетен төзү өчен җир бирә. 1901-1905 елларда татар җәмгыяте җыелган акчада зур булмаган агач мәчет һәм мәхәллә йортын төзи.

Пенза губернасыннан чыккан Гыйнаятулла ахун Әхмәди (1888-1926) Харбин татар җәмгыятендә зур роль уйнаган, озак вакытта ул имам булган, Харбинда гына түгел, ә бөтен Ерак Көнчыгышта рухи лидер булып саналган.

1917 ел Рәсәй Инкыйлабы һәм Ватандашлар сугышыннан соң Харбинда татарлар саны арта. 1922 елда Харбиндагы татар җәмгыяте Идел буе Болгары Ислам динен кабул итү датасын бәйрәм итә һәм яңа зуррак мәчеткә салу карарын хуплый.

Яңа мәчет яки Меңьеллык мәчетен төзелештә Харбин татарлары гына түгел, ә Мәнҗүрия, Корея, Япония татарлары катнаша. 1923 елда Артиллерия (бүгенге Тунцзянцзе) урамында яңа мәчет төзелә башлый. Ләкин 1926 елда Гыйнаятулла Әхмәди үлгәннән соң төзелеш туктала. Кытайның бик авыр халәте, 1931 ел Кытай Япония каршылыгы, 1932 ел Харбинда зур су басу төзелешкә комачаулаган.

1937 елның 8 октябрендә Мең Ел Мәчете ачылу тантанасы уза. Мәчет ике каттан тора: беренче катта ир-егетләр, икече катта хатын-кыз өлеше.

1945 елда Харбин Кызыл гаскәр тарафыннан азат ителгән, соңрак Кытай халык-азат итү гаскәре шәһәргә кергән. Кытай хакимияте мәчетне халык армиясенә бүләк итә, ә күп татарлар Төркиягә һәм АКШка күченеп китә.

Күп вакыт эчендә мәчет начар хәлдә тора иде, 2018 елда Рөстәм Миңнеханов Кытайда булганда, Харбин урнашкан Хэйлунзян виләятенең хакименә татар мәчетен төзекләндерүне ярдәм итүне сорый һәм нәтиҗәсендә мәчетнең фасады яңартыла.

Мәчетнең алгы тактасында гарәп имләсендә татарча язылган:

Ерак Шәрыкның Харбин шәһәрендәге мөселманлар дини оешмасын коручы һәм Мең ел мәсҗеден торгызучы:
Гинаят ахун Әхмәдидер!
Аның вафатындан соң дәвамлаучы: 
Мөнир хәзрәт Хәзбиуллаһтыр!
Һәм шулай ук бөтен булган пәрәвезләрдән һәм муен тиңле бурычлардан котулыга сәбәбче:
Мижгар әфәнде Низаметдин!

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • https://dzen.ru/a/YpXG5gMuWFq27EPk. Харбинская мечеть: как татары увековечили 1000-летие принятия ислама в Китае