Хардвар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Һавадан Харидварга күренеш

Хар(и)два́р (һинди हरिद्वार भारत) — Һиндстанның Уттаракханд штатындагы шәһәр, Харидвар даирәсенең административ үзәге. Ганга ярларында җәелеп, Харидвар Һинд диненең җиде төп изге шәһәрләренең берсе булып тора. Калки-пуранада Сасидхваджа патша Ходайдан гафу үтенү өчен шул шәһәргә бара. Хинди теленнән тәрҗемә иткәндә шәһәрнең атамасы Ходайга капкалар дип атала. ("хари" - "Ходай" дигәнне аңлата, ә "двар" - "капка")[1][2]. Харидвар районында Ганга Гималайлардан Инд-Ганга тигезлегенә төшә.[3]. Нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында шәһәр үзенең борынгы атамасын - Гангадвараны (санскр. गंगाद्वार) алган - бу Ганга таулардан тигезлеккә төшкән урын.[4]. Индуизм риваяте буенча, Харидвар Гаруда Дэвалар һәм асуралар нектар океанын язу вакытында үлемсезлек нектары тамчылары төшкән дүрт урыннарның берсе.[2]. Шул вакыттан бирле бу дүрт урында Харидварда, Удджайнда, Нашикта һәм Аллахабадта елына өч ел саен бик зур Һинду фестивале Кумбха-мела үтә, аңа бөтен дөньядан миллионнарча дини сәфәр кылучылар һәм туристлар җыела.

Җиде изге урын[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Sapta Puri

"Ayodhyā Mathurā Māyā Kāśī Kāñcī Avantikā
Purī Dvārāvatī caiva saptaitā mokṣadāyikāḥ"– Garuḍa Purāṇa I XVI .14

Ягъни. Айодхья, Матхура, Харидвар, Варанаси, Канчипурам(Канчи), Авантика һәм Дварака ул җиде изге урын.[5]

Харидвар өчен "Майя" пураник атамасын куллануга игътибар итегез. Һәм шулай ук Пури һәм Дварака атамаларының үзара-алмаштырып куллануы.

Гаруда Пурана "мокша" (азат булу) бирүче дип җиде шәһәрне санап уза. Харидвар Һиндстанда Һинд диненең җиде иң изге урыннарның берсе дип санала (=Кшетра), шул ук вакытта Варанаси гадәттә иң изге дип санала. Кшетра ул изге туфрак, актив куәт кыры, Мокша, ахыргы азат булуга ирешергә мөмкин булган урын.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патшазадә Бхагиратха аның 60 000 бабаларын коткару өчен Ходайдан гафу үтенүдә.

Язмаларда, Харидвар төрлечә Капиластхана, Гангадвара[6] һәм Маяпури дип атала. Ул шулай ук Чар Дхамга керү урыны (Уттарахандта дүрт төп дини сәфәр кылу үзәкләре - Бадринатх, Кедарнатх, Ганготри һәм Ямунотри, шулай итеп, Шиваитлар (Шива Ходае тарафдарлары) һәм Вайшнавлар (Вишну Ходае тарафдарлары) бу урынны тәңгәл килә торган рәвештә Хардвар һәм Харидвар дип атыйлар, Хара Шиваны аңлата, ә Хари Вишнуны.[6][7][8]

Гангадхара, Шива Ходае Ганга елгасы иңүен тотучы Парвати һәм Бхагиратха буларак, һәм Нанди үгезе. якынча 1740

"Йә, Юдхиштхира, Ганга үткәнне җимергән урын, алдагы тауларны ваткан Гандхарвалар, Якшалар, Ракшасалар һәм Апсаралар яшәп, еш яши торган урын, һәм сунарчылар яшәгән урын "Гангадвара" (Харидвар) дип атала. Я патша Санаткумара бу Брахмаршилар зиярәт кылган шулай ук Канхал тиртхасы дип атый (ул аңа якын), изге дип атый."

The Mahabharata, Vana Parva: Tirthayatra Parva: Section XC.[9]

Махабхаратадан Ванапарвада, Дхаумья хәким Юдхиштхирага Һиндстанның Гангадвар тиртхасы турында әйтә, ягъни Харидвар һәм Канхал искә алына.[10] текст шулай ук Агастья Ришиның монда дәрвишлек (аскеза) үтәве турында искә алына, аңа аның хатыны Лопамудра ярдәм итә (Видарбха принцессасы).[11]

Капила хәкимнең монда ашрамы булган дип әйтелә, аның борынгы исеме Капила яки Капиластхана булган.[12]

Риваятьләрдәге Патша, Бхагиратха, (Раманың нәсел бабасы) Сурьяванша Сагар Патшаның оныгының улы Сатья Юга вакытында еллар буена дәрвишлек (аскеза үтәп) Ганга елгасын күктән җиргә иңдергән, моны ул Капила изгенең каргышыннан 60 000 бабаларын коткару өчен эшләгән, бу йола меңнәрчә тугрылыклы Һинд дине тарафдарлары тарафыннан дәвам ителә, алар киткән гаилә әгъзаларның көлләрен аларны коткарырга өметләнеп алып килә.[13] Вишну Раббы Хар Ки Пауриның өстәге диварына корылган ташта эзен калдырган дип әйтәләр, анда аны һәрдаим Изге Ганга юа.

Харидвар Маурья Империясе хакимлеге астыда булган (безнең эрага кадәр 322–185 ел), һәм соңрак Кушан Империясендә булган (якынча. 1нче–3наче гасыр). Археологик табышлар исбатлаганча бу төбәктә безнең эрага кадәр 1700 һәм 1200 еллар арасында терракота мәдәнияте яшәгән.[8] Хәзерге чорга караган беренче язма Харидварны искә алу исбаты Кытай сәфәр кылучысы Хуанзанг язмаларында очрый, ул Һиндстанга безнең эраның 629 елында сәфәр кылган.[14] бу Харшавардхан (590-647) хакимлеге вакытында булган, ул Харидварны "Мо-ю-ло" дип яза, аның калдыклары әле дә Маяпурда бар, хәзерге шәһәрдән бераз көньякка табарак. Хәрабәләр арасында форт һәм өч гыйбадәтханә бар, алар ватык таштан ясалган скульптуралар белән бизәлгән.[7][15] ул шулай ук Мо-ю-лодан төньякка таба урнашкан "Гангадвара", Ганганың капка юлы гыйбадәтханәсе булуын искә ала.[7]


Ганга Каналының башы, Харидвар, якынча 1894–1898.
Харидвар Ганганың каршы ярыннан, 1866

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Урыс Википедиясендәге «Хардвар» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Haridwar — Gangadware Mahatirthe, Ed. Shalini Saran. Haridwar Development Authority, Govt. of Uttar Pradesh, 1992.[1]
  • Gateway to the Gods: Haridwar-Rishikesh. Rupinder Khullar, Reeta Khullar. 2004, UBS Publishers. ISBN 81-7476-460-7.
  • Report, by Archaeological Survey of India, Alexander Cunningham. Published by Office of the Superintendent of Government Printing, 1871. Chapt 30: Haridwar or Gangadwara, p. 231-236.
  • Chapter XVII: Himalayas, Hardwar. India, Past and Present, by Charles Harcourt Ainslie Forbes-Lindsay. Published by J.C. Winston, 1903. Page 295.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]