Харис Галимуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харис Галимуллин latin yazuında])
Харис Галимуллин
Туган 10 март 1932(1932-03-10)
Иске Салавыч, Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 11 март 2006(2006-03-11) (74 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре сәясәтче

Харис Галимуллин (Харис Галимулла улы Галимуллин, 10 март 1932(1932-03-10), Иске Салавыч, Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР11 март 2006(2006-03-11) (74 яшь), ) — җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, ТАССРның атказанган агрономы[1], «Социалистик Татарстан» күмәк хуҗалыгы рәисе (Балтач районы, 1971-1996), ТАССРдан 11 нче чакырылыш СССР ЮШ депутаты.

Кыскача биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 10 мартында Иске Салавыч авылында туган. Салавыч җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм гомерен тулысы белән авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә багышлый. Аның хезмәт юлы ил буенча авыл хуҗалыгына игътибар арткан, бу тармакның киң интенсив үсеш алган чорына туры килә. Бу чор нәкъ менә Х.Галимуллин кебек киң карашлы, бөтен барлыгы белән җиргә береккән шәхесләргә мохтаҗ иде.

Х.Галимуллин унбиш яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып комбайнчы белгечлеге  ала һәм дүрт ел комбайн штурвалы артына утырып игеннәрне урып-җыюда катнаша.

1951-1954 елларда ул—Совет Армиясе солдаты. Шушында полк мәктәбендә укып серҗант дәрәҗәсе ала һәм шофер һөнәрен үзләштерә. Хәрби хезмәттән кайткач туган колхозында шофер булып эшли.

Җитәкчелек эшен башлап җибәрү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елда Х.Галимуллинны колхозның трактор бригадасы бригадиры итеп билгелиләр. Үзен булдыклы оештыручы итеп күрсәткән яшь егетне Казан авыл хуҗалыгы институты каршындагы берьеллык авыл хуҗалыгы өчен җитәкче кадрлар хәзерләү мәктәбенә укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлагач ул—КПССның Балтач райкомы инструкторы. 1966 елның июнендә «Правда» колхозыннан яңа гына аерылып чыккан «Алга» колхозына рәис итеп сайлана. Монда биш ел эшләү дәверендә бернинди материаль базасы, җитештерү объектлары булмаган әлеге хуҗалыкны чын мәгънәсендә җитештерүчән эшләрлек  колхозлар рәтенә күтәрүгә ирешә.

Булганлыгын, тәвәккәлеген күреп Х.Галимуллинны үзенең туган авылындагы тагын да зуррак булган «Социалистик Татарстан» колхозына рәис итеп күчерәләр. Лаеклы ялга киткәнче шушы хуҗалыкка җитәкчелек итте ул.

Салавыч авылында колхоз белән җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Х.Г.Галимуллинның әлеге хуҗалыкта эшләгән чоры үзе бер гыйбрәтле тарих. Шушы чорда колхоз исеме бөтен союзга билгеле булган алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әйләнде. Хуҗалыкның барлык тармакларында  хезмәтне оештыруның иң прогрессив ысуллары кертелде. Фермаларда эшне ике сменалы итеп оештыру шушында башланды. Техника паркына хезмәт күрсәтүнең өр-яңа формалары туды. Печәнне чокырларда саклау, сенаж салу ысуллары камилләштерелде. Агрономик таләпләр минераль ашламаларны гектарга килограммлап кына кертергә тәкъдим итсә, салавычлылар аны берничә дозада кабатлап 1,5 центнерга кадәр җиткерделәр һәм шуның белән иген уңышын рекордлы дәрәҗәгә күтәрделәр. Монда уңыш тәмам тотрыклы хәләт алды. Колхоз терлекчелекне үстерү өлкәсендә үрнәк дәрәҗәсенә иреште, күп прогрессив яңалыкларның инициаторы булды.

Хуҗалыкның барлык җитештерү тармаклары район һәм республика күләмендә өйрәнү-тәҗрибә мәктәбенә әверелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

. Әнә шундый күренекле уңышлары өчен ул вакытта инде «Социалистик Татарстан» газетасы исемен йөрткән  әлеге колхоз 1981 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды.

Колхоз авыллары танымаслык булып үзгәрде, ныгыды, матурайды. Авылларны төзекләндерү, авыл кешесенең хезмәт, көнкүреш һәм ял шартларын яхшырту мәсьәләләре колхоз җитәкчесенең һәрвакыт игътибар үзәгендә торды, колхоз хисабына һәм колхозның зур ярдәме белән күп дистәләгән торак йортлар төзелде. Кешеләр дә бу кайгыртучанлыкка фидакарь хезмәт белән җавап бирделәр.

Х.Галимуллин шушы чорда читтән торып укып Чавал авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген тәмамлады.

Җәмәгать эшләре һәм дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Х.Г.Галимуллинның авыл хуҗалыгы тармагындагы ярты гасырлык тиңсез фидакарь хезмәте 1973 елда Хезмәт Кызыл  Байрагы, 1976 елда Октябрь Революциясе, 1985 елда Ленин орденнары, күп медальләр белән бәяләнде. Ул унберенче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты итеп сайланды, 12-18, 21 чакырылыш Балтач район Советы дерпутаты, күп мәртәбә КПССның Татарстан өлкә һәм Балтач район конференцияләре делегаты булды, КПССның район комитеты әгъзасы булып сайланды.

Үзенең хезмәт һәм тормыш юлына багышланган китабын «Олы юл» дип исемләгән иде ул. Ә авыл, туган җир, аның тыйнак, фидакарь, изге җанлы кешеләре турында уйлануларын «Туган туфрак җылысы» исемле китабында яктыртты. Соңгысы— бергә хезмәт юлын үткән агроном Г.Латыйпов белән бергә язылган. Алар— ветеранның үзенә алмашка килгән яшь буынга тормыш дәреслеге.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://rt-online.ru/p-rubr-obsh-5885/ 2021 елның 13 май көнендә архивланган.