Харис Моратхуҗин
Харис Моратхуҗин | |
---|---|
Туган телдә исем | Харис Ибраһим улы Моратхуҗин |
Туган | 1895 Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Тукай районы) Останкау авылы |
Үлгән | 1955 Казан, РСФСР, СССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР ССРБ |
Һөнәре | дәүләт, хуҗалык эшлеклесе |
Харис Моратхуҗин | |
---|---|
ТатҮБК рәисе | |
Вазыйфада 1929 ел – 1932 ел | |
Аңа кадәр | Миңнегәрәй Әхмәтшин |
Дәвамчысы | Мидхәт Яһудин |
Туган | 1895 Останкау, Теләнче-Тамак авыл җирлеге, Тукай районы, Татарстан АССР |
Үлгән | 1956[1] Казан, РСФСР, СССР |
Харис Моратхуҗин (Харис Ибраһим улы Моратхуҗин) – дәүләт эшлеклесе, 1929-1932 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК / ТатЦИК) президиумы рәисе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1895 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Тукай районы) Останкау авылында туган. Көтүче, батрак, йөкче булып эшли. Бондюг химия заводында эшчеләр сыйныфына кабул ителә. Хәрби хезмәткә алына, аягы авыр яраланып, кире кайта. Бондюг заводында хәрби эшчеләр дружинасы оештыра һәм заводның хәрби комитетының җитәкчесе итеп билгеләнә. 1918 елда большевиклар фиркасенә керә. Ватандашлар сугышында катнаша. Минзәлә өязендә Сәнәкчеләр фетнәсен бастыруда башлап йөри.
- 1924 Алабуга кантоны башкарма комитеты рәисе. Шушы вазыйфада РКП (б) ның XIII корылтаена делегат итеп сайлана.
- 1926 Лаеш кантоны башкарма комитеты рәисе итеп күчерелә.
- 1929 елда ТАССР эчке эшләр халык комиссары. Ачык суд утырышларын гамәлгә кертә.
- 1929 елда 34 яшьлек батрак улы Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты президиумы рәисе итеп сайлана. 1929 елның 15 декабренда ТатҮБКның II сессиясе ТАССР беренче бишьеллык планын кабул итә. Эшчеләр сыйныфының авылга ярдәмен оештыра. Утызынчы елларда ТАССР авыл районнарына 400 «егермебишмеңче» җибәрелә.
- 1933 Яр Чаллы МТСы сәясәт бүлеге мөдире, РКП (б) Чаллы райкомы беренче сәркатибе.
- 1937 Казанда «Кызыл Шәрык» заводы директоры.
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша.
Сәяси золым корбаны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сәяси золым корбаны була. 7 елга хөкем ителә.[2] Вафатыннан соң аклана.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.
- КПСС һәм ССРБ тарихы белешмәлеге
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татар энциклопедиясе — 2002.
- ↑ КПСС һәм ССРБ тарихы белешмәлеге
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 1895 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Уфа губернасында туганнар
- Минзәлә өязендә туганнар
- Тукай районында туганнар
- 1955 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- 1956 елда вафатлар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Сәясәтчеләр
- Татар сәясәтчеләре
- Татарстан парламенты җитәкчеләре
- Репрессияләнгән татарлар