Харис Юмагулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харис Юмагулов latin yazuında])
баш. Харис Йомағол улы Йомағолов
Җенес ир-ат
Туу датасы 22 декабрь 1890 (3 гыйнвар 1891)
Туу урыны Николаевск өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 2 ноябрь 1937(1937-11-02) (46 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре сәясәтче
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Харис Йомагул улы Йомагулов ( баш. Харис Йомағол улы Йомағолов, 18911937 ) — Башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, партия һәм дәүләт эшлеклесе, Башревком рәисе (1919—1920).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йомагулов Харис Йомагул улы 1891 елның 3 гыйнварында Самар губернасының Никалай өязе Хәсән авылында туган [1] . Милләте башкорт [2] .

1914 елдан 1916 елга кадәр ул Мәскәү авыл хуҗалыгы институтында укыган. 1917 елда прапорщиклар әзерләү мәктәбен тәмамлый[3] .

Ул 1917 елдан 1920 елга кадәр РКП (б) һәм 1931 елдан 1935 еллга кадәр ВКП (б) әгъзасы була.

Февраль революциясеннән соң ул Башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе була. Башкорт милли хәрәкәтендә ул сул радикаль яклы була. 1-нче һәм 2-нче Бөтенбашкорт корылтайларыннан соң Юмагулов Башкурдстанның Башкорт Төбәк Шуро (Советы) әгъзасы итеп сайлана, һәм III Бөтенбашкорт оештыру съезды вакытында Кече Корылтай парламентына кадәр әгъза була.

1919 елда ул Башкорт Милли партиясе (Ирек) рәисе итеп сайлана. Совет хакимияте тарафыннан автономия танылганнан соң, Харис Юмагул улы Башкорт Революция Комитеты рәисе (1919—1920) һәм РКП (б) ( AБСР ) Башкорт өлкә комитеты секретаре була. Ул 1920 елның гыйнварындагы конфликтта катнашучыларның берсе булды. 1920 елның гыйнварында аны РКП (б) дан чыгаралар һәм Мәскәүгә чакырталар.

1921 елдан башлап Юмагуловны Башкорт АССР укытучылары курслары җитәкчесе, шулай ук Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты Президиумы каршындагы Башкорт АССРның даими вәкиллегендә вәкаләтле вәкил итеп билгелиләр. 1931 елда ВКП(б) да торгызыла. 1935 елда партиядән чыгарыла..

"Башкорт милләтчесе" буларак репрессияләнгән. 1937 елның июлендә аны анти-совет милләтче оешмасында катнашуда гаеплиләр. Ул 1937 елның декабрендә атыла. Харис Юмагулов 1959 елда реабилитацияләнә [4]

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Об одном неудачном опыте изучения национальной политики в Башкирии в 1918—1920 гг. // Пролетарская революция. 1928. № 3(74). — С. 170—195.

Искәрмәләр (үзгәртү)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]