Харрас Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харрас Йосыпов latin yazuında])
Харрас Йосыпов
Туган 1 март 1928(1928-03-01) (96 яшь)
Белорет районы
Үлгән Стәрлетамак, Стәрлетамак кантуны, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Харрас Йосыпов (1 март 1928 ел — 12 февраль 2006 ел) — башкорт тел белгече, педагог, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре кандидаты (1956). БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1988), СССРның мәгариф отличнигы (1980), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1964).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йосыпов Харрас Галиәкбәр улы Башкорт АССРның Тамъян-Катай кантоны (хәзерге Белорет районы) Асы авылында туган.

К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый (1952), 1955 елдан шунда ук эшли.

1956-2003 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында хезмәт итә.

1957 елдан башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы деканы, 1967-1970 елларда башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге башкорт теленең диалектологиясе, лексикологиясе, фразеологиясе һәм морфологиясе мәсьәләләренә багышланган. Галимнәр Фәнүзә Нәдершина, Зиннур Уракчын белән автордашлыкта "Башкортча-русча фразеологик сүзлек"не (1973) төзүчеләрнең берсе. 130 дан артык фәнни хезмәт, шулай ук югары уку йортлары өчен башкорт теленнән дәреслекләр һәм уку-методик кулланмалар авторы.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкорт телендә охшату сүзләре. Уфа, 1971;
  2. Башкорт телендә эвфемизмнар;
  3. Башкорт мәкальләренең синтаксик төзелеше. Стәрлетамак, 1996;
  4. Ф. А. Нәдершина, З. Г. Уракчын, Х. Г. Йосыпов. Башкортча-русча фразеологик сүзлек. Уфа.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йосыпов Харрас Галиәкбәр улы // Башкорт энциклопедиясе.— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльлми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 26 февраль 2021)