Эчтәлеккә күчү

Хатиҗә Алптәкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатиҗә Алптәкин latin yazuında])
Хатиҗә Алптәкин
Туган телдә исем төр. Hatice Alptekin
Туган 1923(1923)
СССР, РСФСР, Сарытау губернасы, Хвалын өязе, Иске Атлаш
Үлгән 28 ноябрь 2005(2005-11-28)
Төркия, Истанбул
Күмү урыны Зинҗирликую зираты[d][1]
Милләт төрек-татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Төркия Төркия
Һөнәре язучы
Балалар биш баласы
Ата-ана
  • Наҗи Йосыпов (Tufan Ciloglu) (әти)
  • Зарифә Госман кызы (әни)

Хатиҗә Алптәкин, СССРда: Хәдичә (Кадичә[2]) Наҗи кызы Йосыпова, Төркиядә: Hatice Alptekin (Ciloglu) (1923 ел, СССР, РСФСР, Сарытау губернасы, Хвалын өязе, Иске Атлаш2005 елның 28 ноябре, Төркия, Истанбул) ― төрек язучысы, шигырьләр һәм хикәяләр, повесть, документаль роман авторы. Ters Akıyordu Volga (Идел үргә ага иде) китабы (2003) белән мәшһүр. Китапның үзәгендә — әдибәнең үз язмышы, гаиләсенең тарихы[3].

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фотосурәтләре.

1923 елда Сарытау губернасы Хвалын өязе (хәзерге Сембер өлкәсе Иске Кулаткы районы) Иске Атлаш авылында[4] төрек әсире Туфан Чилоглу (1882 елгы) һәм татар кызы Зарифә (1893 елгы) гаиләсендә туган. Әтисе Наҗи әфәнде (чын исеме һәм фамилиясе Госман улы Туфан Чилоглу, төр. Tufan Ciloglu) Байбурт шәһәреннән, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Сарыкамыш өчен сугышта[d] русларга әсирлеккә төшкән. Төркиядә ике баласы һәм хатыны калган. Туфан бәй әсирлектән соң туган иленә кайтып китә алмый. Авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаштыру өчен, Сарытау губернасы Хвалын өязе Иске Атлаш авылының хәлле кешесе Госман Йосыпов хуҗалыгына җибәрелгән. Укымышлы булганга (15 яшендә Коръән хафиз булган), әлеге татар авылында балаларны дин нигезләренә өйрәтә башлаган, бер үк вакыта мәчеттә имам да булган. Госман Йосыпов чиста күңелле төрекне якын иткән һәм 1918 / 1919 елда аңа (яшь аермалары зур булса да) Зарифә исемле кызын кияүгә бирергә булган[4]. СССРда Туфан икенче исем белән йөри башлый: Наҗи әфәнде хатынының фамилиясен кабул иткән, Госман улы Наҗи Йосыпов булган[5]. Гаиләдә 5 бала туган: улы Тәлгат (Талат, Talat, 1921 елгы), кызлары Хәдичә (Кадичә, 1923 елгы), Зармишан (1924), Назифә (1926), улы Ризыятдин (Риза, 1928). Туфан бәйне «халык дошманы» дип игълан итеп, атарга хөкем итәләр. Зарифә Мәскәүгә Төркия илчелегенә[d] бара, ирен исән калдыруга ирешә. Ишле гаилә Самарага күчеп килә. Зарифә шикәр ясарга өйрәнә һәм шуны сатып тормышны алып бара.

1932 елда Зарифә авыру ире һәм берсеннән-берсе кечкенә балалары белән Төркиягә китәргә ризалаша. Гаилә авыр шартларда Төркиягә китә алган һәм Байбуртта яши башлаган[6]. Әмма сугыштан соңгы таулы төрек авылында тормыш Россиядәгегә караганда да начаррак һәм авыррак була. Зарифә үз хезмәте һәм акылы белән балаларын ачлыктан, төрле эпидемияләрдән коткарып калган, балаларына белем бирә алган.

Тышкы рәсемнәр
Ters Akıyordu Volga китабының тышлыгы.

Истанбулның «Dünya» (Дөнья) нәшрияты 2003 елда Хатиҗә Алптекин үзенең Россиядә күргән истәлекләрен туплаган Ters Akıyordu Volga (Идел үргә ага иде) документаль романын чыгарган («Дөнья» нәшрияты аны «хатирә-роман» дип күрсәтә, кереш сүзне Яшар Кәмал[d] язган). Китапта Октябрь революциясеннән соң Советлар Союзында репрессияләр һәм Сталин режимының тыю гамәлләре тасвирланган. Вакыйгалар китапта Хатиҗә Алптәкиннең истәлекләре белән бергә үрелеп бара. Ул әле һаман да туган авылында балачакта ишеткән татар әкиятләрен һәм җырларын хәтерли, шулай ук Төркия һәм Россиянең табигате, халыкларының көнкүреше картиналарын чагыштыра[3]. Китапта гаилә әгъзаларының төрле елларда төшерелгән фоторафияләре басылган.

Хатиҗә Алптәкин шигырьләр дә иҗат иткән, аның «Иске дәфтәр», «Гомер — бер тегермән», «Көн матур иде» һ.б. җыентыклары басылып чыккан. «Паша кунагы» исемле романы бар[3].

2005 елның 28 ноябрендә[7] 82 яшендә вафат булган. Истанбул провинциясе (иле) Шишли муниципалитетындагы Тешвикие[d] районындагы мәчеттә[d] җеназа намазы укылып, Зинҗирликую зиратында[d] дәфен ителгән[6].

1944 елда кияүгә чыккан. Ире Абдулкадыйр Алптәкин (төр. Abdulkadir Alptekin), гаскәри. 5 бала анасы: 2 кызы һәм 3 улы бар, алар барысы да Истанбулда яшәгәннәр; кызы Нилгүн Алптәкин Демиркол (төр. Nilgün Alptekin Demirkol, 1957 елда Байбуртта туган[8]) ― профессор, медицина фәннәре докторы.

  1. 1,0 1,1 https://www.hurriyet.com.tr/gundem/yazar-hatice-alptekin-topraga-verildi-3583557
  2. Иске Атлаш авылы хуҗалык исәбе китабында исеме Кадичә дип язылган
  3. 3,0 3,1 3,2 Әлфинә Сибгатуллина. Идел-сулар үргә акканда (китапка рецензия). atlash.ru
  4. 4,0 4,1 Рустям Самерханов. Волга текла вспять. Сайт села Старый Атлаш, 11.08.2013 г., 29.08.2015
  5. Ters Akıyordu Volga. Tanıtım Bülteni(төр.)
  6. 6,0 6,1 Yazar Hatice Alptekin toprağa verildi. hurriyet.com.tr, 30.11.2005(төр.)
  7. Türk okurlarının Ters Akıyordu Volga adlı kitabıyla beğenisini kazanan yazar Hatice Alptekin öldü. (Ölüm Tarihi: 28/11/2005)(төр.)
  8. Prof. Dr. Nilgün Alptekin DEMİRKOL. 2025 елның 16 июль көнендә архивланган Yaman Cerrahi Merkezi(төр.)
  • Альфина Сибгатуллина. Российские мусульмане в воспоминаниях турецких военнопленных / Альфина Сибгатуллина. Контакты тюрок-мусульман Российской и Османской империй на рубеже XIX-XX вв. ― М.: Институт вотоковедения РАН, 2010. ― С.230―231. ISBN 978-5-91847-013-8