Хатха-йога-прадипика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатха-йога-прадипика latin yazuında])

«Хатха-йога-прадипика» (Санскрит телендә: हठ योग प्रदीपिका, haṭhayoga pradīpikā — «Хатха-йоганы аңлату») — Санскрит телендә Хатха-йога турында текст, фараз иткәнчә XV гасыр белән даталана. Авторы булып Свами Сватмарама санала, ул Горакшанатх тарафдары, Натха-сампрадайя нигезләүчесе.

Иң борынгы сакланып калган Хатха-Йога классик тексты булып тора. Соңрак период белән даталанган башка ике текст, ул «Гхеранда-самхита» һәм «Шива-самхита». Ул йог Сватмараманың үз практикасын өстәү белән иртәрәк чыганаклар тупланмасы булып тора. Бу текстның күп тәрҗемәләре бар — шул исәптән Рус теленә дә.

Текст Йоганың Һинд дине фәлсәфәсе мәктәбе кысаларында язылган һәм Шива Ходаена багышланган, ул, Һинд дине традициясе буенча, Хатха-йога турында серле белемнәрне үзенең илаһи хатыны Парватига тапшырган.

Текстның эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булган рус тәрҗемәсендә текст 382 строфадан тора, һәм дүрт өлешкә бүленгән «Асана», «Пранаяма», «Мудралар», «Самадхи»:

  1. бүлектә белем тапшыру шәҗәрәсен, асаналарны һәм туклану буенча киңәшләр бар. Бер шлокада Яма (үз-үзеңне тотышта тыйнаклык) һәм ниямы (үтәлә торган чикләүләр) кагыйдәләре — 67 шлок. Описано 15 асан.
  2. бүлек пранаяма һәм шаткарманы тасвирлый (эчке чистару практикалары) — 78 шлока.
  3. бүлек мудралар, бандхалар («йозак»), нади (кешенең нәзек тәнендә прана ага торган каналлар турында), һәм кундалини энергиясе турында сөйләнә — 130 шлока.
  4. бүлек пратьяхараны, дхарананы, Дхьянаны һәм самадхины тасвирлый — 114 шлока. Бүлекнең төп фикерләре: тормыш вакытында азат ителү практикасы буларак самадхи; (манас) акыл контроле практикасы буларак сулышны контрольдә тоту фикере; икеләтмәү халәте буларак кайвалья; чакра төшенчәсе искә алына.

Инглиз тәрҗемәсендә булган бүлекләр[1][2]:

  1. бүлек. Мудралар — 188 шлока.
  2. бүлек. Пратьяхара — 61 шлока.
  3. бүлек. Раджа-йога — 67 шлока.
  4. бүлек. Нада йога — 51 шлока.
  5. бүлек. Вакытны белү — 42 шлока.
  6. бүлек. Тәннән тыш азат ителү — 43 шлока.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Свами Муктибодхананда Сарасвати, Свами Сатьянанда Сарасвати. Хатха Йога Прадипика с комментариями. — Саттва, 2002. — 672 с. — ISBN 5-901518-04-7.
  • Свами Сватмарама. Хатха Йога Прадипика. (перевод и комментарии О. Полотова). — Аслан, 1994. — 112 с. — ISBN 5-87793-008-7.
  • Свами Муктибодхананда Сарасвати, Свами Сатьянанда Сарасвати. Нава Йогини Тантра. Йогические практики для женщин. — Ведантамала, 2007. — ISBN 987-35-1705-7.
  • Путь Шивы (антология древнеиндийских классических текстов) / Пер. с санскрита А. Ригина. — Киев: Экслибрис, 1994. — 176 с..

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. M.L. Gharote, Parimal Devnath (ed.). Hathapradipika of Svatmarama (10 chapters) with the commentary Yogaprakasika. — 2001. — 364 с. — ISBN 8190117661.
  2. Хатха-йога-прадипика. Пер. с санскр. А.Парибок