Хатхирам Бхаваджи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатхирам Бхаваджи latin yazuında])
Тирумала Венкатешвара Гыйбадәтханәсе янында Баладжи белән нокталы шакмак уены уйнаучы Хатхирамның сурәте. Туганда исеме:Ааса Рам. Туу урыны:Төньяк Һиндстан. Үлем датасы: XVI гасыр. Үлем урыны:Тирупати (Андхра-Прадеш). Гражданлыгы:Виджаянагар империясе. Брамин.

Хатхирам Бхаваджи (Hathiram Bhavaji), шулай ук Хатирам Баба (Hathiram Baba) яки Хатирамджи (Hathiramji) буларак мәгълүм — Төньяк Һиндстаннан изге, ул 1500-енче елларда дини сәфәр вакытында Тирупатига барган һәм анда Венкатешвара Ходаена хезмәт итәр өчен калган. Риваять буенча төнлә Венкатешвара аның белән нокталы шакмак уены уйнаган. Хатхирамга рәхмәтле Венкатешвараның икенче исеме булган «Баладжи», ягъни «бала». Хатхирам хөрмәтенә аның тарафдарлары берничә ашрам һәм шулай ук монастырь эшләгән.[1].

Агиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатхирам тормышы турында бернинди дә документаль шәһадәтләр калмаган. Аның турында тарих Тирумалада сүздән асаба риваятьләр тапшыру традициясенә күрә мәгълүм. 1500-енче еллар башында Виджаянагар империясенә Рамананда тарафдары килгән. Ул тумышы белән Төньяк Һиндстаннан булган һәм Вишну аватары Рамага табынган. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның чын исеме Ааса Рам булган (Aasa Ram). Килгән кеше Тирумалада калган һәм Венкатешвара гыйбадәтханәсе янында ашрам нигезләгән. Бхакта алкышлы тормыш ысулын алып барган: көненә өч мәртәбә гыйбадәтханә буасында коенган, Венкатешвара илаһы даршанын кабул иткән, үз ашрамында Тирумала калкулыкларында Ходай хөрмәтенә пуджалар, медитацияләр һәм җырлаулар башкарган.

Хатхирама тормышның күпчелек өлешен үткәргән Тирумала Венкатешвара Гыйбадәтханәсе.

Ашрам нигезләүчесенең бер мавыгуы булган — Нокталы шакмак уйнау. Риваять буенча аның тугъры хезмәтенә һәм мәхәббәтенә җавап итеп Венкатешвара кеше кыяфәтендә аңа ашрамга килгән. Алар бергә нокталы шакмак уйнаганнар, һәм Ходай кагыйдә буларак, оттырган. Алкыш буларак бхакта Венкатешвараны аның Вишварупасын яки Галәми формасын күрү алкышын сораган.[2]. Берьюлы төнлә Венкатешвара, гадәттәгечә, бхактасы белән нокталы шакмак уенын уйнаган. Йорт тышыннан кемдер аны чакырган, әмма бхакта беркемне дә күрмәгән, ә кайткач, илаһи кунак булмаган. Аның урынына кантахара — зиннәтле муенса калган. Иртә белән гыйбадәтханә каһиннәре Венкатешвара муртисының муенсасы юк икәнен күргәннәр. Гыйбадәтханә администрациясе югалган әйбернең эзләүләрен оештырганнар. Бхактаны ул зиннәтле әйберне гыйбадәтханәгә илткәндә тотканнар. Ходай муенсаны аның йортында калдырганына беркем дә ышанмаган. Асаба хөкүмәт бхактаны карак һәм талаучы итеп зинданга ябып куйганнар.[3].

Әмма хөкемдар гаеп раслангач җәза куелачак дигән карар кылган. Бхакта белән камерада кич белән өем шикәр камышы урнаштырганнар, әгәр дә аны чынлап та илаһи көчләр тәэмин итә икән, ул иртәгесе иртәгә кадәр аны барысын да ашап бетерәчәк дигән шарт белән. Ишекне яптылар һәм сакчылар куйдылар. Бхакта төн буе медитацияләгән һәм Рама исемен кабатлаган. Төнлә аның бүлмәсендә фил пәйда булган һәм бөтен шикәр камышын ашап бетергән. Шуннан соң фил төрмә ишекләрен ваткан да качкан. Бхакта Рама аны ишетеп фил образында килгән дип ышанган. Бу хикәядән соң кешеләр аны "Хатхирам" дип атый башлаганнар - бу исем "хатха" (фил) һәм "Рама" (Ходай) сүзләре кушылуыннан барлыкка килгән. [3]. Башка юрама буенча «хатхи» кушамат булган һәм аны йөртүчесе фил кебек көчле һәм юан булганына ишарә иткән.[4].

Хатхирам гаепсез булып танылган булган, һәм аңа үзе кирәк дип санаганча Венкатешварага хезмәт итәргә рөхсәт иткәннәр. Гыйбадәтханә хөкүмәте Хатхираманың илаһи лиласын һәм тәкъвалыгын хөрәмәт иткән. Хатхирамага рәхмәтле Венкатешвараның «Баладжи», ягъни «бала» исеме булган дип санала. Хатхирамага аеруча Ходайның бала формасындагы образы ошаган, ул аны шулай итеп еш атаган. Башка эпитетлардан тыш Венкатешвара «мәңге яшь» буларак мәгълүм булган.[4]. Кешеләр Хатхираманы изге буларак хөрмәт иткәннәр, ә башка урыннардан килүчеләр аны «бхаваджи» дип атаганнар. Соңыннан улШри Свами Хатхирам Баваджи (Sri Swamy Hathiram Bawaji) буларак мәшһүр булган. Аңа Венкатешвара гыйбадәтханәсендә хезмәт башкарырга мөмкинчелек биргәннәр, аның вакытында ул Ходайга чәчәкләр һәм җимешләр тәкъдим иткән. Аның тирәли күпсанлы өйрәнчекләр җыелган, алар Тирумалада дини сәфәр кылучыларга ярдәм иткәннәр.[5].

Хәтере һәм мирасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[1] Хатхирам үлгәч, аны Тирумалага юл янында күмгәннәр. Хәзерге вакытта аның кабере Тирупатида Кришна хөрмәтенә Шри Венугопала свами (Sri Venugopala Swamy Temple, 13°37′14″ т. к. 79°23′27″ кч. о.HGЯO) гыйбадәтханәсе янында.[6].

Тирумала гыйбадәтханәсенә керүдә Венкатешвараның Хатхирам белән нокталы шакмак уенының сәнгать сурәте аның бердәнбер формаль образы булып тора. Анда ул классик Һинд дине олы фикер иясе - риши итеп, сакал белән һәм чәчләр бәйләме белән сурәтләнгән.[7].

Фил белән вакыйгадан соң Хатхирам гыйбадәтханә администрациясенә билгеләнгән булган. Ул хиспалрны алып бару өчен җавап биргән, ягъни гыйбадәтханәнең керемнәре һәм чыгымнары хисабы өчен җаваплы булган. Хатхирам вакытны үз Ходае изге урынына керү янында үткәргән. Дини сәфәр кылучылар гадәттә аның табаннары янында акча тәкъдимнәре калдырганнан соң Венкатешвара даршанына барганнар. Соңыннан тәкъдимнәр традициясе изге урынга керү янында акча өчен металлик контейнер "хунди" традициясенә әйләнгән.[4].

Хатхирам Гуначаур (Gunachaur, 31°08′45″ т. к. 75°58′38″ кч. о.HGЯO) авылыннан булган дип санала, бу Банга шәһәреннән ерак түгел (Пәнҗаб). Урта гасырларда аның «Тилла Раджа Гопичанд» (Tilla Raja Gopichand) атамасы булган. Һәр елны ашадха аенда (июнь-июль) Пәнҗабтан дини сәфәр кылучылар авылда Хатхирама көнен бәйрәм итү өчен авылда җыелалар.[8].

Венкатешвара гыйбадәтханәсеннән көньяк-көнчыгышта Вайшнав матх (монастырь) төзелгән булган, анда хезмәт итү Хатхирама рухында дәвам ителгән. Аналогик матх Тирупатида Шри Говинда-Раджа свами гыйбадәтханәсеннән төньяк-көнбатышта булган. Алар икесе дә «Шри свами Хатхирамджи матх» (Sri Swamy Hathiramji Matha) исемен алганнар. [1]. Вакыт узу белән аның хөрмәтенә матхлар Виджаянаган империясе хөкемдарларының яклавын алганнар. 1843 елда Венкатешвара гыйбадәтханәсе һәм аның утарлары белән идарә Британия хөкүмәте тарафыннан Хатхирамджи матхына бирелгән булган. Хатхирам тарафдарлары кулларында идарә 1932 елга кадәр булган, шул вакытта ул махсус оештырылган коммерцияле булмаган «Тирупати-Тирумала Девастханам» (Tirumala Tirupati Devasthanams) оешмасына күчкән.[5].

Сәнгать образлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телугу телендәге 1960 ел «Шри Венкатешвара Махатьям» фильмында актёр Читтор Нагаях беренче булып Хатхирам ролен уйнаган.[9]. 2017 ел «Ом Намо Венкатешая» фильмында Нагарджуна Акинени Хатхирама образын чагылдырган.[10]. [2] [3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Jagannatha Rao P. A Symposium on Tirupati Venkateswara. — Tirupati: Ratna Press, 1952. — P. 17.
  • The Story of Lord Balaji’s favorite devotee Hathiramji Baba and the name of Balaji to the Lord of Tirupati. — Panditbooking, 2016.
  • Vasantha P. Mahants of Hathiramji Mutt, 1843-1933. — Ph.D thesis. — Tirupati: Sri Venkateswara University, 2008.
  1. 1,0 1,1 Jagannatha Rao, 1952, 17 бит.
  2. Vasantha, 2008, 13 бит.
  3. 3,0 3,1 Vasantha, 2008, 14 бит.
  4. 4,0 4,1 4,2 Panditbooking, 2016
  5. 5,0 5,1 Vasantha, 2008, 15 бит.
  6. Tirupati Dham. ISKCON Chowpatty (2019).
  7. Jonnalagedda P. {{{башлык}}}(ингл.) // The India times.
  8. Rathod G. (27.02.2015). Hathiram Bhaba. әлеге чыганактан 2019-04-12 архивланды. 2019-04-13 тикшерелгән.
  9. Sri Venkateswara Mahathyam (1960) (2019).
  10. Om Namo Venkatesaya (2017) (2019).