Эчтәлеккә күчү

Хатыйп Миңнегулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатыйп Миңнегулов latin yazuında])
Хатыйп Миңнегулов
Туган телдә исем Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов
Туган 12 май 1939(1939-05-12) (85 яшь)
Татарстанның Зәй районы Апач авылы
Яшәгән урын Карбышев урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре әдәбият галиме, тәнкыйтьче
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәте өчен» медале — 2019
Гаяз Исхакый премиясе (2005), «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2023)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Хатыйп Миңнегулов Викиҗыентыкта

Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловтатар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе һәм БТКның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан).

Ул 1939 елның 12 маенда Татарстанның Зәй районы Апач (рәсми исеме Сармаш по Ирне) авылында дөньяга килә. Әтисе ягыннан Xатыйп Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа. Әтисе Йосыф (19091944) фронтта һәлак була. Дүрт бала ана тәрбиясендә үсә. Абыйсы Миргалим Миңнегулов (1936), диңгезче-капитан, сеңлесе Хәнифә Йосыф кызы (1939), РСФСР атказанган укытучысы (1990). Икенче сеңлесе Гөлнур (? ― 2021 елның ноябрендә вафат) ― 30 ел элемтә бүлеге җитәкчесе булып эшләгән[2] [3].

Хатыйп Миңнегулов башлангыч белемне 19461950 елларда туган авылында ала. Аннан күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны төгәлләгәч, бер ел колхозда эшли. Аннан 25 км ераклыктагы Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. 1957 елда, өлгергәнлек аттестаты алгач, ике еллап вакыт әүвәл Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә заводта, мамык җыюда, аннан туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. 19591964 елларда ул — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 19621963 уку елында, читтән торып укуга күчеп, Пенза өлкәсенең хәзерге Белинский (Чамбар) районы Качкару авылында балалар укыта. Университетны тәмамлагач, Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директоры, колхозның партоешма секретаре (Чукмарлы — язучы Аяз Гыйләҗевнең туган авылы), аннан ел ярым КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли. 1967 елның ноябреннән — Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сарай турында кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы (Үзара багланышлар һәм поэтика мәсьәләләре)» темасына докторлык диссертацияләре яклый. 1980 елда доцент, 1992 елда профессор дәрәҗәләрен ала. 19841989 елларда — филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. 1999 елдан — татар әдәбияты кафедрасы мөдире.

Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза.

Мактаулы исемнәр, премияләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.[4] Шуның кысаларында 2023 елның апрелендә Казанның Совет районы 11нче татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегуловның музее эшли башлаган. [5]

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]