Хат ташучы (уен)
Внешний вид
Хат ташучы | |
---|---|
![]() | |
күп | |
урам, спорт залы | |
уртача |
Хат ташучы — татар халык уены.
Уйнау тәртибе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уйнаучылар, бер иптәшләрен уртада калдырып, кулга-кул тотынып, бер түгәрәк ясарлар. Уртада калган «почта» була. Түгәрәктәгеләрнең һәркайсы үзенә Казан, Уфа, Ырынбур, Тройски, Стамбул һ. б. кебек берәр шәһәр исемен атый. Шуннан соң уртада торучы «почта»: «Хат алып барам Уфадан Тройскига!» — дип кычкыра. Исемнәре аталган уенчылар шул арада йөгереп урыннарын алыштыралар. Ә «почта» бу вакытта, форсаттан файдаланып, түгәрәктә урын алып калырга тырыша. Урынсыз калган бала «почта» булып, уен яңадан башлана.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.