Хафиз Ишмәмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хафиз Ишмәмәтов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хафиз Ишмәмәтов
Туган 1892
Искил, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Русия империясе
Үлгән 1961
Мәскәү, ССҖБ
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Һөнәре җырчы, промышленник

Хафиз Осман улы Ишмәмәтов (1892, Искил, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Русия империясе1961, Мәскәү, ССҖБ) — атаклы мишәр җыр-бәетләрен башкаручы. Татар халык фольклорын саклаучы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачагы һәм яшь чагы турында мәгълүматлар юк.

Оныгы Ләйлә Васильева сөйләгәнчә, Хафиз Ишмәмәтов инкыйлабка кадәр гаять бай кеше булган. Аның үзенең җирләре, йортлары, фабрикалары була. 1917 елда Мәскәүдә оешкан Мөселман халык комитеты эшчәнлегенә 500 сум хәер итә.

Большевиклар хакимиятне алгач, бөтен байлыгын тартып ала. Яшәгән квартирында (Мәскәүдә 1нче Коптельский тыкрык, Сухаревка бистәсе) үзенә бер бүлмә генә калдыралар.[1]

Сталин репрессияләре корбаны (1937).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы җырларны саклаучыга беренче булып Бакый Урманче игътибар итә. 1930-нчы елларда ул аңардан «Аючы Дәүлү бәете»н өйрәнә. 1955 елда Хафиз Казанга кунакка килә. Әдәбиятчы Якуб Агишев рекомендациясе буенча аны Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре Хәмит Ярми эзләп таба. Утызга якын җырны магнитофон тасмасына яздыра, текстларын язып ала. 1957 елда Хафиз институт чакыруы белән тагын Казанга килә. Бу юлы аңардан егермегә якын җыр язып алына. Үзе ишеткән, хәтерендә тоткан җырлардан башка, ул үзе дә җырлар һәм бәетләр иҗат итә.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында ул башкарган кырыкка якын җыр һәм бәет саклана. Дүрт бәет З.Сәйдәшева һәм Х.Ярми чыгарган музыкаль һәм шигъри җыентыкка кергән. Бәетләр арасында «Солдат бәете», «Аючылар», «Азгын мулла бәете» аеруча игътибарга лаек.


« Утыз ел дәвамында бөтен ил буенча фольклор материаллары, җырчылар һәм әкиятчеләр эзләп йөреп, минем Абдулла Кротов, шулай ук 50 артык җыр һәм төрле темага чыгарылган бәетләрне яттан белгән Хафиз Ишмаметов кебек талантлы җырчыларны очратканым булмады.
Хәмит Ярми. «Хәмит Ярми: галим һәм шәхес китабыннан»
»

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны Сара (1896-1988) — сәүдәгәр Хәсән Баишев кызы. Хафиз тоткынлыкта чакта Б.Урманчега чыга. Иреккә чыккач, Хафиз Сараның сеңлесенә өйләнә. Улы Морат Ишмәмәтов(рус.) (1925-90) — плакатчы-рәссам.[2]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]