Хафиз Миргалимов
| Хафиз Миргалимов | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Хафиз Гаяз улы Миргалимов |
| Туган | 14 август 1954 (71 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Бәркәтә |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | сәясәтче, депутат |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Сайт | tat-kprf.ru |
Хафиз Миргалимов, Хафиз Гаяз улы Миргалимов (Хафиз Гаязович Миргалимов; 1954 елның 14 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Бәркәтә) — Татарстанның сәяси-фирка эшлеклесе, РФКФның Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче сәркатибе (2004 елдан), 3нче (2004-2009), 4нче (2009-2014), 5нче (2014-2019), 6нчы чакырылыш (2019-2024) ТР Дәүләт шурасы депутаты, Татарстан парламентында РФКФ фракциясе җитәкчесе (2005 елдан). 2025 елда КПРФ фиркасеннән Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда кандидат буларак теркәлгән[1][2].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
1954 елның 14 августында Татарстан АССР Чирмешән районы Бәркәтә авылында туган. «Фәнни коммунизм укытучысы[3](вариант: «тарих укытучысы»[4]) белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (2009 елдан КФУ) тәмамлаган (1981). 1972—1974 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1981—1983 елларда — Яр Чаллы шәһәренең «Камдорстой» трестында: трестның яшьләр оешмасы сәркатибе, 1983-1984 елларда трестның КМТС башлыгы.
1984—1991 елларда — Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы КПССның район комитеты оештыру бүлеге инструкторы, оештыру-фирка эше бүлеге мөдире.
1991-1992 елларда — Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасы башкарма комитетының оештыру бүлеге инструкторы.
1992-1993 елларда — «Приволье» ярдәмче хуҗалыгы директоры.
1993-1994 елларда — «Электроника» ПКП килешүләр һәм дәгъвалар эше буенча икътисадчысы.
1994-2004 елларда — «Челныгорстрой» АҖдә: килешүләр һәм дәгъвалар эше буенча 3нче категорияле икътисадчы, әйдәүче икътисадчы-төркем башлыгы, фонд бүлеге башлыгы, юридик бүлекнең кыйммәтле кәгазьләр буенча әйдәүче белгече.
2004 елдан КПРФның Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче сәркатибе.
2005-2009 елларда — ТР Дәүләт шурасының һөнәри нигездә даими эшләүче депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе.
2009 елдан ТР Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт шурасының президиум һәм берничә комиссия әгъзасы.
2015 елда ТР Президентын сайлауларда РФ КФ кандидаты[5].
2019 елның 9 сентябреннән РФ КФ фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасының даими нигездә эшләүче депутаты, дәүләт төзелеше, җирле үзидарә буенча ТР ДШ комитеты рәисе урынбасары[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2014 — "Фидакарь хезмәт өчен" медале
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Кандидат от КПРФ Хафиз Миргалимов представил в ЦИК РТ документы для выдвижения в качестве кандидата на выборах Раиса Татарстана (2025-07-08).(үле сылтама)
- ↑ На выборы раиса Татарстана зарегистрировали кандидатов от ЛДПР и КПРФ (2025-08-07).
- ↑ Миргалимов Хафиз Гаязович. 2020 елның 28 ноябрь көнендә архивланган realnoevremya.ru(рус.)
- ↑ Миргалимов Хафиз Гаязович. 2019 елның 17 февраль көнендә архивланган ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты
- ↑ Актанышта 13 сентябрьдә узачак сайлауларга президентлыкка кандидат буларак теркәлгән Хафиз Миргалимов белән очрашу үтте.(үле сылтама) Актаныш районы рәсми сайты
- ↑ Миргалимов Хафиз Гаязович. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган ТР ДШ рәсми сайты
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Миргалимов Хафиз Гаязович. 2015 елның 11 июнь көнендә архивланган Открытый Татарстан
- Сайт Татарстанского регионального отделения КПРФ 2019 елның 2 ноябрь көнендә архивланган
- Миргалимов Хафиз Гаязович. 2020 елның 28 ноябрь көнендә архивланган realnoevremya.ru
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009)
