Эчтәлеккә күчү

Хаҗгали Акмурзин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хаҗгали Акмурзин latin yazuında])
Хаҗгали Акмурзин
Туган Әбҗәлил районы
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре сугышчы
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә рядовой[d] һәм кызылармияче[d]

Акмурзин Хаҗгали Акмурза улы (рус. Акмурзин Хажгали Акмурзаевич; 1902 — билгесез) — 112-нче Башкорт атлы дивизиясенең кавалерист-минометчысы. Кызылармеец.

Хаҗгали Акмурза улы Акмурзин 1902 елда Ырынбур губернасы Верхнеурал өязе Тәңгәвер улусы (хәзер — Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы) Юлдаш авылында туган.

Сугышка кадәр Әбҗәлил МТС-ында тракторчы булып эшли.

1941 елның июнендә Әбҗәлил районы хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафына чакырыла[1].

Кызылармеец Акмурзин Хаҗгали Акмурза улы 112-нче Башкорт атлы дивизиясенең кавалерист-минометчысы була.

1942 елның 5 июненнән алып 30 ноябренә чаклы, 1943 елның 8 августыннан алып 8 сентябрьгә тиклемгә аралыкта күрсәткән батырлыклары өчен ССРБ Югары Советы Президиумының 1947 елның 6 ноябрендә чыккан 223/150-се санлы боерыгына яраклы, дүрт орденлы 16 нчы гвардия Чернигов атлы дивизиясе рядовое кызылармеец Акмурзин Хаҗгали Акмурза улы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Сугыштан соң туган Әбҗәлил районындагы Молотов исемендәге колхозында келәт мөдире булып эшли.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Батырлык өчен» медале (1947)

Акмурзин Хаҗгали Акмурза улының исеме Башкортстанда нәшер ителгән басмаларда һәм БР-ның Әбҗәлил районы Юлдаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлдәге исемлеккә кертелгән.