Хаҗиәхмәт Унасов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хаҗиәхмәт Унасов latin yazuında])
Хаҗиәхмәт Унасов
Туган телдә исем баш. Хажиәхмәт Ғәбиҙулла улы Унасов
Туган 7 ноябрь 1887(1887-11-07)
Баеш, Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 17 гыйнвар 1921(1921-01-17) (33 яшь)
Така-Суккан[d], Бөрҗән-Түнгәвер кантуны[d], БАССР, РСФСР
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы
Хәрби дәрәҗә каптинармус[d]

Унасов Хаҗиәхмәт Габидулла улы (7 ноябрь 1887 ел — 17 гыйнвар 1921 ел) — хәрби эшлекле. Беренче дөнья сугышында, Русиядә Гражданнар сугышларында һәм Башкорт милли хәрәкәтендә катнашучы. Бөрҗән-Түңгәвер күтәрелеше җитәкчеләренең берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хаҗиәхмәт Габидулла улы Унасов 1887 елның 7 ноябрендә[1] Ырынбур губернасы Орск өязенең Баеш авылында туган.

Беренче дөнья сугышында катнашкан.

1918-1919 елларда Башкорт гаскәрендә каптенармус дәрәҗәсендә хезмәт иткән.

1920 елда Бөрҗән-Түңгәвер күтәрелеше җитәкчеләренең берсе була. Июль-август айларында Хаҗиәхмәт Унасов большевикларга каршы кораллы отряд оештыра, ул сентябрьдә башка баш күтәрүчеләр белән бергә Башкорт Кызыл Армиясенә берләштерелә. Башкорт Кызыл Армиясе командующие итеп Ф. Б. Мәгасүмов, ә 1-нче дивизия начальнигы итеп Х. Г. Унасов сайлана. Аның дивизиясе саны 3 мең кешегә җитә. Ноябрь аенда властьларның баш күтәрүчеләр белән сөйләшүе барышында корал салудан баш тартып, аркадашлары Мәгасүмов һәм Зәйнуллин белән бергә Бөрҗән-Түңгәвер кантонында кораллы көрәшне дәвам итә.

Декабрьдә С. Ш. Морзабулатов һәм башҡалар арадашлыгында Хаҗиәхмәт Унасов һәм совет власте арасында күтәрелешне туктату, аның отрядындагы бөтен командирларның Стәрлетамакка килүе турында килешү төзелә. Темәстә Ш. А. Ходайбирдин, Унасов һәм баш күтәрүчеләр катнашында митинг оештырыла, анда Унасов Хаҗиәхмәт тагы да бер тапкыр баш күтәрүчеләрнең таләпләрен әйтеп ишеттерә:

  • азык развёрсткасын бетерергә;
  • ирекле базар;
  • Бөтен башкорт булмаган халыклар отрядларын Башкортстан Республикасынан читкә чыгарырга[2].

1921 елның 16 гыйнварында комиссар Чирков командасы баш күтәрүчеләр отряды командирлары белән Стәрлетамакка китә. Темәстән чыкканнан соң, комиссар Чирков боерыгы буенча, кызылармеецлар аларны атып үтерәләр. 17 гыйнварда С. Ш. Морзабулатов, Г. И. Симонов һәм Х. Г. Унасов Стәрлетамакка чыга, ләкин үзенең командирлары кебек үк, Х. Г. Унасов та эчке сак гаскәрләренең 68-нче бригадасы командиры Г. И. Симоновның яшерен боерыгы буенча үтерелә[3]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зарипов А. Б. Юго-восточный Башкортостан 1917—1922 гг. — Уфа, 2001. — 213 б.
  • Насыров Р. Г. Нереализованные права башкир в революциях 1917 г. и Чукари-Ивановское восстание 1920—1921 гг — Сибай, 2003. — 192 б.
  • Сафонов Д. А. Великая крестьянская война 1920—1921 гг. и Южный Урал — Оренбург: Оренбургская губерния, 1999. — 314 б.
  • Таймасов Р. С. Участие башкир в Гражданской войне. Книга первая: В лагере контрреволюции (1918 — февраль 1919) — Уфа: РИЦ БашГУ, 2009. — 200 б.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. По другим данным — 7 октября 1887 года
  2. Повстанческое движение башкир во второй половине 1920 — начале 1921 гг. на юго-востоке Башкортостана 2013 елның 21 сентябрь көнендә архивланган.
  3. По заявлению М. Л. Муртазина, его застрелил С. Ш. Мурзабулатов, а по версии современников — Сагитов. По другим сведениям — лично Г. И. Симонов.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]