Хван Ин Бом

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хван Ин Бом latin yazuında])
Хван Ин Бом
Туган телдә исем кор. 황인범
Туган 20 сентябрь 1996(1996-09-20)[1][2] (27 яшь)
Теҗон, Көньяк Корея
Ватандашлыгы  Көньяк Корея
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Теҗон Ситизен[d], South Korea national under-17 football team[d], Көньяк Кәрия милли 20 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Асан Мугунхва[d], Көньяк Кәрия милли 23 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Көньяк Кәрия милли аяк тубы җыелмасы[d], Ванкувер Уайткэпс[d], Рубин, Сеул[d] һәм Олимпиакос[d]

 Хван Ин Бом Викиҗыентыкта

Хван Ин Бом[3] (кор. 황인범; 1996 елның 20 сентябре, Теҗон, Корея Җөмһүрияте) — Көньяк Корея футболчысы, «Рубин» клубы һәм Корея Җөмһүрияте җыелма командасының үзәк ярымсакчысы.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хван Ин Бом «Рубин» составында

Хван — «Тэджон Ситизен» тәрбияләнүчесе. Аның профессиональ дебюты 2015 елның 21 мартында «Чеджу Юнайтед»ка каршы матчта була. 2015 елның 30 маенда «Пхохан Стилерс»ка каршы матчта үзенең беренче голын кертә, ул «Тэджон Ситизен» тарихында иң яшь голедор була. Ул вакытта аңа 18 яшь һәм 253 көн булган[4]. 2015 елның 5 июлендә «Чонбук Хендэ Моторс»ка каршы матчта Хван гол кертә һәм гол тапшыра, моның өчен Классик Кей-лигасының 20 нче туры уенчысы дип аталган[5]. 2015 елның 12 июлендә «Чонна Дрэгонз»ка каршы матчта аның сул аягы бармагының арыганлык сынуы була, шуңа күрә ул Кей-лиганың барлык йолдызлары матчында катнаша алмый[6].

2018 елда Хван хәрби хезмәткә алына һәм Корея Җөмһүрияте милли полиция агентлыгының футбол клубы — «Асан Мугунхва» өчен чыгыш ясый башлый. Илнең Олимпия җыелма командасы составында 2018 елгы Азия уеннарында алтын медаль яулаганнан соң, бүләк сыйфатында демобилизацияләнә һәм «Тэджон Ситизен»ка әйләнеп кайта[7].

2019 елның 30 гыйнварында Хван «Ванкувер Уайткэпс» MLS клубына, билгеләнгән уенчы кагыйдәсе буенча (хезмәт хаклары түләменнән тыш) ике елга озайтылган килешү төзеп, «Ванкувер Уайткэпс» клубына күчә[8]. Матбугат мәгълүматларына караганда, трансфер суммасы $ 1,8 млн тәшкил иткән[9]. Канада клубы өчен 2 мартта «Миннесота Юнайтед»ка каршы сезонның старт туры матчында дебют ясый[10]. 17 апрельдә «Лос-Анджелес»ка каршы матчта MLSта беренче голын кертә[11]. 29 сентябрьдә «Лос-Анджелес Гэлакси»га каршы матчта Хван өч гол тапшыра[12], шуннан соң MLSта атнаның символик җыелма командасына кертелә[13].

2020 елның 14 августында Хван «Рубин» Россияның премьер-лигасы клубы белән өч еллык килешүгә кул куя[14][15]. Уенчының агенты сүзләренә караганда, Көньяк Кореялының Канада клубыннан күчү бәясе €2,5 млн. нан артык тәшкил иткән[16]. Казан клубы өчен ул 22 августта Мәскәү ЦСКАсына каршы матчта 79 нчы минутта алмашка чыгып, дебют ясый[17]. 26 августта «Уфа»га каршы матчта «Рубин» өчен беренче голын кертә[18]. 16 сентябрьдә Россия Кубогы матчында Новороссийскның «Черноморец» командасына каршы гол кертә һәм ике гол тапшыра.

Хван Ин Бом Көньяк Корея җыелма командасы составында

Җыелма команда карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның июлендә Хван 23 яшькә кадәрге Корея Җөмһүрияте җыелма командасы составында 23 яшькә кадәрге АФК чемпионатының квалификация матчларында катнаша. Ике гол кертә — Макаога һәм Вьетнамга.

2018 елгы Азия уеннарында алтын медаль ота[19].

Корея Җөмһүриятенаең төп җыелма командасы өчен 2018 елның 7 сентябрендә Коста-Рика җыелма командасы белән иптәшләрчә матчта дебют ясый.

2018 елның 16 октябрендә Панама белән иптәшләрчә матчта ил җыелма командасы өчен үзенең беренче голын кертә.

2019 елгы Азия Кубогына Корея Җөмһүрияте җыелма командасы составына кертелгән[20].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

23 яшькә кадәр Корея Җөмһүрияте җыелма командасы:

  • Азия уеннары чемпионы: 2018

Шәхси[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кей-лиганың символик җыелма командасы әгъзасы: 2016, 2017, 2018

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. FBref.com
  3. Vancouver Whitecaps FC. Inbeom Hwang. 2019-11-26 тикшерелгән.
  4. 박찬준 기자 (2015-06-01). '유스 출신' 황인범, 대전 시티즌 '최연소 득점' 기록세워. 2019-11-26 тикшерелгән.
  5. 노진호 기자 (2015년 07월 07일). 시티즌 황인범 20라운드 위클리 베스트. 2019-11-26 тикшерелгән.
  6. 최승섭기 (2015-07-13). 대전이 주목하는 유스출신 황인범, 피로골절로 수술대 오른다. 2019-11-26 тикшерелгән.
  7. 양승남 자 (2018.09.20.). 눈물 펑펑 황인범 “생일에 조기 전역, 기쁘고 아쉬워…아산·대전 함께 승격하길” [인터뷰&]. 2019-11-26 тикшерелгән.
  8. Whitecaps FC acquire South Korean international midfielder Inbeom Hwang (January 30, 2019). 2019-11-26 тикшерелгән.
  9. J.J. Adams (January 30, 2019). Whitecaps' persistence pays off in signing of young star Hwang In-beom. 2019-11-26 тикшерелгән.
  10. Piccolo Ocampo (March 2, 2019). New-look 'Caps unveiled but fall 3-2 in season opener. 2019-11-26 тикшерелгән.
  11. Alicia Rodriguez (April 18, 2019). Vancouver Whitecaps FC 1, LAFC 0 | 2019 MLS Match Recap. 2019-11-26 тикшерелгән.
  12. Charles Boehm (September 29, 2019). LA Galaxy 3, Vancouver Whitecaps FC 4 | 2019 MLS Match Recap. 2019-11-26 тикшерелгән.
  13. Alicia Rodriguez (September 30, 2019). Team of the Week presented by Audi: Carlos Vela flies highest in Week 30. 2019-11-26 тикшерелгән.
  14. Хван Ин Бом — в «Рубине» (14 августа 2020). 2020-08-17 тикшерелгән.
  15. Хван Ин Бом стал игроком казанского «Рубина» (14.08.2020). әлеге чыганактан 2020-09-29 архивланды. 2020-08-17 тикшерелгән.
  16. 윤진만 (2020.08.09). [단독]벤투호 황태자 황인범, 러시아 루빈카잔행 확정. 2020-08-23 тикшерелгән.
  17. «Рубин» обыграл ЦСКА в матче чемпионата России по футболу (22 августа 2020). 2020-08-23 тикшерелгән.
  18. Хван Ин Бом — пятый игрок из Южной Кореи, забивший в Тинькофф РПЛ (26.08.2020). 2020-09-21 тикшерелгән.
  19. U-23 football team players return to heroes' welcome with Asiad gold (September 03, 2018). 2019-11-26 тикшерелгән.
  20. 권태정 (2018-12-20). 벤투호, 아시안컵 최종 명단 발표...지동원 발탁. 2019-11-26 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]