Хезмәт даны ордены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хезмәт даны ордены latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хезмәт даны ордены
I дәрәҗә
Order of Labour Glory 1st.jpg
Ил ССБР байрагы
Төр орден
Кемгә бирелә эшчеләргә, колхозчыларга, укытучыларга
Кем бирә ССРБ Югары Советы Президиумы
Статус Тапшырылмый
статистика
Булдыру датасы 18 гыйнвар 1974 ел
Беренче бүләкләү 9 август 1974 ел
Соңгы бүләкләү 21 декабрь 1991 ел
Бүләкләүләр саны I дәрәҗә орден - 952, II дәрәҗә - 41 218, III дәрәҗә - 611 242
Юкка чыгару датасы 18 гыйнвар 1974 ел
Чиратлылык
Олырак бүләк III дәрәҗә Дан ордены
Кечерәк бүләк "Батырлык өчен" медале

Хезмәт даны орденыССРБ нең дәүләт бүләге. 1974 елның 18 гыйнварында ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән.[1]

Хезмәт ветераны медале белән бергә кабул ителә.

I, II, III дәрәҗәләре бар, иң югарысы – I дәрәҗә.

Башта III , аннары II , иң соңыннан I дәрәҗә орден тапшырыла.

Cтатуты һәм ташламалары буенча өч Хезмәт даны ордены алган шәхес хәрби Дан ордены алган шәхескә тиңләшә.

Тарих.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елның 9 августында беренче бүләкләү була.

III дәрәҗә орденны алучылар:

1983 елның 7 гыйнварында 35 хезмәткәр өч орденның да тулы хуҗалары булды:

1991 елның 21 декабрендә I дәрәҗә орден белән соңгы бүләкләү булды.[2]

  • Стененкова В А. Брянск тимер юл остасы
  • И. С. Вишняков, Мәскәү метро төзүчеләр бригадиры
  • Ю. В. Коровкин, Мәскәү метро төзүчеләр бригадиры

Шул ук көнне II-III дәрәҗә орденнар белән дә соңгы бүләкләү булды:

  • Зөлфия Сәгадәт кызы Мәхмүтова, Магниттау аяк киеме тегү комбинаты эшчесе
  • Мөшәрәфә Хәсән кызы Шакирова, Магниттау аяк киеме тегү комбинаты эшчесе

1995 елның 1 гыйнварына I дәрәҗә орден белән - 952 кеше, II дәрәҗә - 41 218, III дәрәҗә орден белән - 611 242 кеше бүләкләнә.[3]

Статут.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер эш урынында дәвамлы эшләп, сыйфатлы хезмәт күрсәткән өчен алдынгы эшчеләр, колхозчылар, укытучылар бүләкләнә.

Орденның 3 дәрәҗәсе белән дә бүләкләнгәннәргә ташламалар каралган:

  • Пенсияне 15 % ка арттыру
  • Торак белән беренче чиратта тәэмин ителү
  • Таксидан кала башка төр транспорттан бушка файдалану
  • Эш урыныннан ял йортларына бушлай путёвка алу

Тасвирлама.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссамы – Юрий Михаил улы Егоров.

I дәрәҗә орден алтынланган күппочмактан гыйбарәт. Өстән 5 нур көлтәсе, астан 3 башак рәте белән каймаланган. Алтынланган башаклар ССРБ дип язылган кызыл эмаль тасма белән уратылган. Әйләнәсе буенча “Хезмәт даны” дигән сүз язылган шестерняга охшатып эшләнгән үзәктә, кызыл эмаль белән капланган нурлар фонында, домна миченең һәм ГЭС төзелешенең оксидлаштырылган сурәте. Алар өстенә алтынланган урак-чүкеч сурәте беркетелгән. Иң өстә - кызыл йолдыз.

  • II дәрәҗә орденның аермасы – үзәктәге нурлар зәңгәр төстә, өстә алтын урынына көмеш кулланылган.
  • III дәрәҗә орденның аермасы – алтын язулардан башка урыннар оксидлаштырылган, эмаль кулланылмаган.

Биеклеге- 43 мм, киңлеге – 41 мм.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ орденнары һәм медалләре: http://www.mondvor.narod.ru/

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
  2. Указ Президента СССР № УП-3115, № УП-3121
  3. http://www.qwas.ru/russia/kprf/Sovetskaja-Rossija-Ob-Ordene-Trudovoi-Slavy/